Дәрестә балалар 15 төрдәге рус халык кәсепләре белән танышачаклар: хохлома, городец, гжель, жостово, мезень, жорец, семикаракорск, вологда, гуслицы, владимир-суздаль бизәү сәнгатьләре, ростов финифте, палех, мстера, федоскино, холуй миниатюралары. Алып баручы аларның һәрберсенең үзенчәлекләре һәм барлыкка килгән урыны турында сөйләячәк. Мастер-классның һәр катнашучысы үзенә ошаган орнамент төрен сайлап, чәй пакетлары өчен үз йортын акрил буяулар белән бизәячәк.
Оештыручылар барлык кирәкле материалларны тәкъдим итәләр: каен агачыннан ясалган заготовка (90 х 80 х 150 см), акрил буяулар, синтетик кисточкалар, палитра, су өчен банка, карандаш һәм үргеч.
Алдан язылу телефон аша: +7 (8552) 38-16-24.