ТЕРРИТОРИЯ СОВЕТЫ – оештырылган мәгълүмат каналы булып тора, аның аша халыкның проблемалары һәм сораулары турында мәгълүмат җирле үзидарә органнарына оператив рәвештә килеп тота. Шул ук вакытта ТЕРРИТОРИЯ СОВЕТЫ җирле үзидарә органнарыннан халыкка мөһим мәгълүматны җиткерү чарасы да була ала. ТЕРРИТОРИЯ СОВЕТЫ – Яр Чаллы шәһәре халкының интеллектуаль, фәнни, мәдәни потенциалын җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишү өчен киң куллану мәйданчыгы.
ТЕРРИТОРИЯ СОВЕТЫ – ачыкланган проблемаларны чишү, гражданнар тарафыннан үз сорауларын үзләре тормышка ашыруның мөһим чарасы.
Территориаль иҗтимагый үзидарә – халыкның җирле үзидарәдә катнашу хокукларын гамәлгә ашыруның иң мөһим формасы. ТИҮ хәрәкәте хакимият органнары белән үзара эш итү формаларының төрлелеге һәм тормыш эшчәнлегенең социаль әһәмиятле өлкәләрен киң колачлавы белән характерлана. Мөһим момент – ТИҮ санының халык санына чагыштырмасы.
2017 елның июненә Яр Чаллыда 76 территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) теркәлгән һәм үз эшчәнлеген алып бара. Шулардан Автозавод районында – 21, Комсомол районында – 26, ә Үзәк районда – 29.
Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәренең бөтен территориясе территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең игътибары белән колачланган, бу һәр йортка һәм хәрбер яшәүчегә аерым караш тәэмин итү мөмкинлеген бирә.
ТИҮләр мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларының актив оештыручыларына әверелделәр, халык белән эш алып баралар, халыкны мөһим вакыйгалар турында хәбәр итәләр һәм үз эшчәнлекләре турында хисап бирәләр.
2014 елның 17 апрелендә Шәһәр Советы «Яр Чаллы шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру һәм гамәлгә ашыру Тәртибен раслау турында» Карар кабул итте. Бу документ җирлекләрдә Территория советларын булдыру өчен инициатив төркемнәр формалаштыруга старт бирде. Комплекс яшәүчеләре белән очрашулар уздырылды, ТИҮнең норматив-хокукый базасы өйрәнелде, нәтиҗәдә алар тарафыннан комплекс территориясендә иҗтимагый үзидарә оештыру ниятләре турында шәһәр Башкарма комитетына белдерүләр юнәлтелде.
Шәһәр районнары администрацияләре иҗтимагый үзидарәне үстерү өчен уңай шартлар тудыру максатыннан хәзерге вакытта халык белән эшләүнең яңа формаларын эшли һәм гамәлгә ашыра. Территория советлары рәисләрен һәм активларын укытуга һәм һөнәри әзерләүгә аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук Шәһәр Башкарма комитетында «Иҗтимагый инициативаны үстерү һәм Яр Чаллы шәһәре территорияләрен үстерү (2015-2017 еллар)» дигән яңа муниципаль программа өстендә актив эш алып барыла.
2014 елда 14-23 июльдә Үзәк район яшәүчеләренең оештыру конференцияләре узды, аларда шәһәр мэры Васил Шәйхразиев, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Шәһәр Советы депутатлары, шәһәр Башкарма комитеты һәм район администрациясе хезмәткәрләре, идарә итү оешмалары вәкилләре катнашты. Яшәүчеләр Устав проекты белән таныштылар, территория советы активын, рәисне һәм казначейны сайладылар. Чаллылылар бу яңалыкны актив рәвештә бәхәс кылдылар, гражданнарның үзен-үзе оештыруы микрорайон үсеше өчен мөһим икәнен аңладылар. Конференцияләрдә гомуми халык саны 120 000 кешедән артык булган 16 территория советы булдыру турында карарлар кабул ителде.
Советлар оештырылган 114185 яшәүче исеменнән оештыру конференцияләрендә 486 делегат катнашты.
Территория советлары эшен оештыру өчен хокук тәртибен саклау иҗтимагый пунктларының биналары билгеләнгән.
Һәрбер Советка комплекс халкы белән чаралар әзерләү һәм үткәрү өчен мәктәп беркетелгән.
Территория советларын булдыру Беренче Иҗтимагый форум белән тәмамланды.
Территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, халыкның эшлекле һәм социаль активлыгын үстерү һәм стимуллаштыру өчен шәһәр конкурслары уздыру карары кабул ителде.
Икенче ел рәттән (2015-2016 еллар) шәһәр бюджетыннан ел саен «Территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча проектларының Шәһәр конкурсы»на 4650,0 мең сум акча бүлеп бирелде. Бу конкурс нәтиҗәләре шәһәрне үзгәртә. Төзелгән һәм файдалануга тапшырылган:
- гаилә ялы өчен 7 сквер һәм аллея;
- 6 балалар мәйданчыгы;
- 6 спорт объекты;
- яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән 7 проект (тротуарлар, җәяүлеләр юллары төзү).
Һәрбер территориаль иҗтимагый үзидарәдә актив бар, аның составына ТИҮ эшчәнлегендә актив катнашучы халык керә. ТИҮ активын күтәртү өчен «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» шәһәр конкурсы оештырылган, аңа шәһәр бюджетыннан ел саен 350,0 мең сум акча бүлеп бирелә.
ТИҮ эше республика дәрәҗәсендә дә бәяләнде. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсын игълан итте. 2015 елда Яр Чаллы шәһәренең 20 ТИҮе бу конкурсның җиңүчесе дип танылды. Республика конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы бюджетыннан 8 447,0 мең сум алынды.
2016 елда шәһәр конкурс комиссиясе карары буенча «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсына 33 дәгъвачы юнәлтелде. Алардан Яр Чаллы шәһәренең 22 территориаль иҗтимагый үзидарәсе җиңүчеләр дип танылды, алар грантлар белән бүләкләнде, гомуми суммасы 9 542,0 мең сум тәшкил итте.
ТИҮ рәисләре һәм активы тарафыннан, халык фикеренчә, өстенлекле булган юнәлеш ачыкланды. Нәтиҗәдә, бу акчаларның зур өлеше эчке квартал юлларын ремонтлауга һәм тротуарлар төзүгә юнәлтелде, бу 8 422,5 кв. м. йорт ишегалды территориясен норматив хәлгә китерүгә мөмкинлек бирде.
ТИҮ хәрәкәте актив рәвештә көч ала һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишүгә зур өлеш кертә. Территориаль иҗтимагый үзидарә институтларын үстерү һәм аларны алга таба камилләштерү безнең шәһәрне социаль-икътисадый үстерүнең һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүнең кирәкле шарты һәм өстенлеге булып тора.
2017 ел «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең муниципаль идарә нәтиҗәлелеген күтәрү» муниципаль программасы өчен тәмамлаучы ел булып тора. Бу программа кысаларында төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча һәм ТИҮлар арасында иң яхшыларны ачыклау буенча шәһәр конкурслары уздыру планлаштырыла.