Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Иҗтимагый советы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2016 елның 10 августындагы 4150 номерлы карары белән оештырылган;
2016 елның 23 августында Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Г.К.Әхмәтова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.М.Халимов, мәдәният, мәгариф һәм яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт идарәләре башлыклары катнашында Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы булды, анда Иҗтимагый совет рәисе, рәис урынбасары һәм сәркатибе сайлаулары узды.
Иҗтимагый советның төп максатлары:
- гражданнарның ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алу, җирле үзидарә органнары вәкаләтләре чикләрендә тиешле өлкәләрдә иҗтимагый берләшмәләрнең һәм башка дәүләткә карамаган коммерцияле булмаган оешмаларның хокукларын һәм ирекләрен яклау;
- иҗтимагый, һөнәри һәм иҗат берләшмәләре вәкилләрен эшчәнлекнең тиешле өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча төп юнәлешләрне эшләүгә җәлеп итү, Башкарма комитет эшчәнлегенең ачыклык һәм гласлылык принципларын тормышка ашыру;
- Яр Чаллы шәһәрендә муниципаль учреждениеләр тарафыннан тәкъдим ителә торган муниципаль хезмәтләр сыйфатының иҗтимагый күзәтүен көчәйтү, тиешле өлкәдә ачыклык, законлылык һәм профессионализм принципларын үстерү.
Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый совет составы: