Бизәкле плитә сәнгате Борынгы Мисыр һәм Ассирия-Вавилон цивилизациясе төзелеш алымнарыннан башлана. Дәрестә балалар бу сәнгать төренең килеп чыгышы һәм таралышы тарихы, аның төрләре һәм ясалу ысуллары белән танышачак. Владимир-Суздаль бизәкле плитәләренә хас булган, символика белән тулы хайван-кош сурәтләре җентекләп өйрәнеләчәк. Шул мотивлар буенча килүчеләр пластилиннан күләмле рәсемнәр белән үзләренең бизәкле плитә макетларын ясаячак.
Бу кызыклы һәм файдалы шөгыль кечкенәләр өчен аеруча кулай, чөнки ул вак моториканы, хәрәкәтләр координациясен, логик фикерләүне үстерә, шулай ук балаларга төсләрне һәм формаларны аерырга өйрәнүдә ярдәм итә.
Язылу өчен телефон: +7 (8552) 38-16-24.