Дәрестә балалар татар орнаменты үзенчәлекләре, милли кием элементлары, чигү белән танышачаклар һәм үз эшләрендә татар киеменең аерым элементларын: калфак, түбәтәй һ.б. ясап караячаклар.
Барлык балалар да уенчыкларны яраталар. Алар алар белән сөйләшәләр, ашаталар, алар белән йоклыйлар, шатлыкларын һәм рәнҗүләрен уртаклашалар. Болар – җылы, кул белән тотканда күңелле, якты һәм төсле әйберләр, алар балаларга уңай эмоцияләр бүләк итә, ишетү, тою һәм күрү рецепторларын активлаштыра, дөньяны кабул итәргә һәм аның белән аралашырга өйрәтә.
Мастер-класс катнашучылары кофе һәм дарчин исе сеңдерелгән әзер уенчык формасы нигезендә маркер белән үзенчәлекле авторлык рәсеме ясаячаклар, аннары аны акрил буяулар белән буяячаклар.
Дәреснең дәвамлылыгы – 1 сәгать.
Телефон аша язылырга мөмкин: +7 (855) 238-16-24.