Мастер-класста катнашучылар шәмәил техникасында эш иҗат итәчәкләр. Шәмәил – ул Коръән аятьләре язылган һәм бай орнаментлы фон белән бизәлгән дивар панносы. Элек шәмәилләрне арткы ягыннан фольга белән яктыртканнар. Хәзер бу техниканы дөньяви әсәрләр: пейзажлар, натюрмортлар, сюжетлы картиналар ясау өчен дә кулланалар.
Мастер-класс катнашучылары үзләренә ошаган эскизны сайлап, аны маркер белән пыялага күчерәчәкләр, аннары гуашь белән буяячаклар. Эшне җанландыру һәм ялтыравык, яктылык эффектлары булдыру өчен кәнфит кәгазьләре һәм фольга кулланылачак.
Мастер-класска язылу өчен телефон номеры: 88552381624