Яр Чаллы гаиләсе торак өчен түләүсез субсидия алды
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Шәрәфетдиновлар гаиләсе юбилейлы – алар Татарстан Республикасының торак шартларын яхшырту өчен бушлай субсидия алучы 8000 нче яшь гаилә.
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Шәрәфетдиновлар гаиләсе юбилейлы – алар Татарстан Республикасының торак шартларын яхшырту өчен бушлай субсидия алучы 8000 нче яшь гаилә.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Агросила» АҖ структурасына керүче «Агросила-Молоко» сөт комбинаты җитештерүе белән танышты. Мэр өчен экскурсияне «Агросила» АҖ генераль директорының «Агросила-Молоко» эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Байрашева үткәрде. Предприятиедә ул 33 ел эшли, соңгы өч елны җитәкче вазифасында.
26 март көнне Шәһәр үзәк китапханәсендә «Традицияләр һәм хәзерге заман» дип исемләнгән халык сәнгате этнофестивале узачак. Этнофестиваль төрле яшьтәге чаллылыларга исәпләнгән. Кунаклар игътибарына рәссам, агач кисү остасы Хәмит Латыйповның иҗади вернисажы тәкъдим ителәчәк. Яшьләр «Корылтай» хәрби-тарихи клубыннан тарихи реконструкциядә катнаша алачак. Балалар өчен борынгы һөнәрләр буенча һәм декоратив ташлардан панно ясау буенча мастер-класслар әзерләнгән.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров һәм «Яр Чаллы политехника көллияте» директоры Илдар Ганиев Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Артур Шәрәфиев гаиләсе белән очрашты.
Кризиска каршы штаб 2014 елда Наил Мәһдиев тарафыннан шәһәрнең сәүдә-сәнәгать палатасы базасында, шәһәр предприятиеләренә – кече һәм урта бизнеска ярдәм итү максатыннан оештырылган иде. Бүген мэр Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, шәһәрдәге беренче чираттагы бурычларны нәтиҗәле хәл итү өчен, кризиска каршы оператив штаб үз эшен яңадан башлап җибәрә.
Кичә «Нур» яшьләр үзәгендә «Ел студенты-2021» шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина студентларны котлады һәм быел конкурсның үзенчәлекле булуын, быел аңа 10 яшь тулуын билгеләп үтте. Анда быел беренче тапкыр бик күп яшьләр катнашты – 13 номинациядә 100дән артык кеше, бу исә Чаллы яшьләренең яңага тагын да ачыграк булуын һәм үз фикерләре, белемнәре белән уртаклашырга әзер булуларын күрсәтә.
Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә Яр Чаллы егете – 21 яшьлек Артур Рамил улы Шәрәфиев һәлак булган.
«Мастер» Кама индустриаль паркында эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чаралары буенча семинар-киңәшмә узды, анда Яр Чаллы эшмәкәрләренә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Бүген эшче төркем тарафыннан көн дәвамында – иртәнге, көндезге һәм кичке сәгатьләрдә җәмәгать транспорты эшенә планнан тыш тикшерү үткәрелә . Хәрәкәт графигыннан тыш, кешеләрдән килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрне тикшерү максатыннан, пластик карталар белән түләү өчен терминаллар эше дә бәяләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Ләйлә Галимова 21 нче «Шатлык» балалар бакчасының 8 нче төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Без табигать коткаручылары» дигән темага экологик дәрес үткәрде.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе искә төшерә: физик затлар мөлкәтенә салым һәм җир салымы буенча салым ташламаларын бирүнең гаризасыз тәртибе гражданнарның аерым категорияләре өчен каралган: пенсионерлар, пенсия алды гражданнар, инвалидлар (кайбер категорияләре), өч һәм аннан күбрәк балалары булган затлар (Россия Федерациясе Салым кодексының п.п. 2, 3, 10, 10.1, 12, 15 п. 1 ст. 407, п.п. 2 - 4, 7 - 10 п. 5 ст. 391).
17 мартта Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һәм иртән м инималь һава температурасы -16..-19˚, аязган вакытта -25˚. Көндез максималь һава температурасы -3..-8˚.
«Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында» Федераль закон нигезендә, социаль яклау органнары тарафыннан беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләүләр (алга таба - айлык түләү) гамәлгә ашырыла.
Кичә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 34 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узды.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев "Пассажирские перевозки" ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин белән бергә иртәнге сәгатьләрдә шәһәр транспорты эшен тикшерде. Пассажирлар ташу буенча барлык йөкләмәләрне дә гамәлгә ашыруларын раслау өчен тикшерү объекты итеп Тынычлык проспекты сайланды. Игътибар үзәгендә – 22 нче һәм 26 нчы маршрутлар. Хәзерге вакытта әлеге маршрутларны көчәйтү таләп ителми. Пассажирлар агымы арткан вакытта, мәсьәлә хәл ителәчәк.
Яр Чаллы шәһәрендә Solo Dance Chelny 2022 исеме астында классик, халык-сәхнә һәм заманча, эстрада биюе солистларының X Бөтенроссия конкурсы узды.
15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне. Кулланучы хокуклары нигезендә глобаль мәгънәдә дүрт төп принцип ята: мәгълүматка хокук, куркынычсызлыкка хокук, сайлап алуга хокук, шулай ук ишетелү хокукы.
Татарстан Республикасында «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасын кире элемтә платформасы сыйфатында куллану турында карар кабул ителде, аның ярдәмендә гражданнарның төрле социаль-әһәмиятле проблемаларга кагылышлы хәбәрләрен автоматлаштырылган режимда җыю, эшкәртү һәм исәпкә алу башкарыла. Әлеге карарны үтәү йөзеннән системаларны интеграцияләү гамәлгә ашырылды.
16 мартта Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә ата-аналар өчен БДИ тапшыру оештырылды. «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясендә шәһәр алтынчы ел рәттән катнаша. Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда 65 кеше үз көчләрен сынарга карар кылган.