Татарстан Республикасында «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасын кире элемтә платформасы сыйфатында куллану турында карар кабул ителде, аның ярдәмендә гражданнарның төрле социаль-әһәмиятле проблемаларга кагылышлы хәбәрләрен автоматлаштырылган режимда җыю, эшкәртү һәм исәпкә алу башкарыла. Әлеге карарны үтәү йөзеннән системаларны интеграцияләү гамәлгә ашырылды.
Кире элемтә платформасында төрле категориядәге мөрәҗәгатьләр бар: төзекләндерү проблемаларыннан алып бизнес алып бару үзенчәлекләренә кадәр. Онлайн-шикаять мәсьәләне хәл итүне тизләтергә ярдәм итәчәк.
Кире элемтә платформасы шулай ук шәһәр
сайтының «Гражданнар мөрәҗәгате» бүлегендә дә урнашкан, алга таба «Проблема
турында хәбәр итү» бүлекчәсен сайларга кирәк.