16 мартта Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -16..-19˚, аязган вакытта -23˚. Көндез максималь һава температурасы -5..-8˚. Юлларда бозлавык.