Төзүчеләр көне белән!
Быел төзүчеләр көне аеруча үзенчәлекле, ул Татарстан Республикасы төзелеш тармагының бер гасырлык юбилее эгидасы астында уза. Йөз ел эчендә безнең оста куллы Чаллы төзүчеләре меңләгән объект төзеде, алар арасында – эре сәнәгать предприятиеләре, социаль һәм мәдәният учреждениеләре, театрлар, спорт манежлары, парклар, яр буйлары. Аларның һөнәри осталыгы һәм җаваплылыгы нәтиҗәсендә Татарстан елдан-ел ямьләнә, республикабыз Россиянең генә түгел, ә чит илләрнең дә икътисади яктан алга киткән һәм туристларны җәлеп итә торган үзәкләренең берсенә әверелә.