Шимбә, 23 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Шамил Усманов урамында ремонт эшләре 53%ка башкарылган
Шамил Усманов урамында ремонт эшләре 53%ка башкарылган
Шамил Усманов урамында ремонт эшләре 53%ка башкарылган

Шамил Усманов урамы участогын төзекләндерү 53%ка башкарылган. Бу хакта бүген иртәнге киңәшмә барышында шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин хәбәр итте.

Шамил Усмановны ремонтлау, 2017 елдан башлап, этаплап алып барыла. Быел МУП «ПАД» төзүчеләре гомуми мәйданы 26 мең кв. метр булган юл полотносын яңартачаклар. Хәзерге вакытта юлчылар тарафыннан борт ташларын демонтажлау, асфальт-бетон катламын фрезерлау эшләре башкарылган, тышкы яктыртуны монтажлау эшләре бара.

Шамил Усманов урамында капиталь ремонт кысаларында өстәмә 350 парковка урыны, 10 ясалма юл тигезсезлеге барлыкка киләчәк, 479 юл билгесе куелачак. 

Кабул итү графигы