Гренадада реконструкциянең соңгы этабына керештеләр
Хәзерге вакытта паркта душ павильоны, бәдрәф һәм кафе өчен территорияне, балалар мәйданчыгын, этләрне урамда йөртү өчен мәйданнарны планлаштыру бара. Эшләрнең бәясе-53 млн. сум.
Хәзер 02:02
,
11.8 °C
Хәзер 02:02
,
11.8 °C
Хәзерге вакытта паркта душ павильоны, бәдрәф һәм кафе өчен территорияне, балалар мәйданчыгын, этләрне урамда йөртү өчен мәйданнарны планлаштыру бара. Эшләрнең бәясе-53 млн. сум.
Хәзерге вакытта төзүчеләр фонтан астына махсус казаннар урнаштыралар. Фонтан соры гранит брусчатка өстенә урнаштырачаклар, аның үзәгеннән су агымы ике метрга тикле күтәреләчәк.
"М. Ш.Бибишев исемендәге "Витязь" олимпия резервы спорт мәктәбе" бинасы капиталь ремонтлануны 40 елдан артык күргәне юк иде, ә хәзер планлаштырылган өч этапның икенче этабы тәмамланып килә. Беренче этап барышында спорт комплексы норматив хәлгә китерелде, хәзер бассейнны ремонтлау бара, өченче этапка футбол кырын төзекләндерү планлаштырылган. Бинаның гомуми мәйданы 5 469 кв. м тәшкил итә һәм үз эченә йөзү бассейны, стадион һәм трибунаны ала.
Тантаналы ачылышта шәһәр Советы депутатлары Таһир Сөнгатуллин , Венера Туктарова , Ася Кислова , «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Елена Шуралева катнашты.
Беренче сентябрьгә барлык уку йортлары да әзер булачак, чөнки хәзерге вакытта ремонт графиктан алда бара. Шулай итеп, 68 нче номерлы мәктәптә фасад эшләре, санузелларны ремонтлау, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре башкарыла.
131 нче номерлы «Нуркайлар» балалар бакчасы яшь чаллыларны кабул итәргә әзер. «Евростиль» компаниясе Яр Чаллының 63 комплексында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелешен тәмамлады. «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Бүген Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен карады.
Аномаль эссе җәй булуга карамастан, Яр Чаллыда төзелеш темплары югары дәрәҗәдә тора: программа буенча, Яр Чаллыдагы йортларны капиталь ремонтлауның яртысыннан артыгы тәмамланган.
« Барлык башлангыч мәктәп укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Бу бик мөһим социаль инициатива. Закон проекты, барыннан да элек, балаларыбызның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән » , - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов .
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем белән 63 микрорайонда «Нуркайлар» балалар бакчасына сәфәр кылды. 220 урынга исәпләнгән объектны төзү белән Илнар Гайсин җитәкчелегендә «Евростиль» компаниясе шөгыльләнә. Объект 99%ка әзер.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем Шамил Усманов урамындагы ремонт эшләренең барышын карады. Юл полотносын ремонтлау «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты буенча алып барыла. Эшләр федераль һәм республика бюджетларыннан 100 млн сумга финанслана.
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең Б корпусында ремонт эшләренең барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, дәвалау учреждениесендә капиталь ремонт 2018 елның маенда башланды һәм этаплап бара. 2018-2020 елларда В корпусында 773,2 млн сумлык ремонт эшләре башкарылды. Корпус бинасы яңартылды, медицина һәм технологик җиһазлар белән җиһазландырылды. Чиратта- А, Г, Д блокларын ремонтлау.
Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген иртән Шамил Усманов урамындагы ремонт эшләренең барышы белән танышты. Сүз Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр 1,3 км озынлыктагы участок турында бара. Биредә төзүчеләр 26 мең квадрат метр яңа асфальт салачаклар, 350 яңа парковка урыны барлыкка киләчәк, 205 юл билгесе, 10 ясалма тигезсезлек урнаштырылачак.
Чаллыда Шамил Усманов урамын төзекләндерү 20% ка башкарылган. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Контракт буенча эшләрне тәмамлау вакыты - 12 октябрь.
Бүген Яр Чаллыда суыткыч һәм аның җиһазларын җитештерү буенча Haier Smart Home заводының беренче ташын салу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов , шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь , Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова ,Haier компаниясенең Россиядәге генераль директоры Сунь Чженьхуа катнашты.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелеп килүче Җәмигъ мәчетендә булды. Ул төзелеш барышы белән танышты. Б еренче блокның монолит каркасын төзекләндерү буенча эшләр 90% ка башкарылган, икенче блокныкы – 99% ка. Өченче һәм дүртенче блоклар әзерлеге 100%.
Шамил Усманов урамында төзекләндерү эшләре 15% ка башкарылган. Капиталь ремонт кысаларында Автомобиль юллары предприятиесе борт ташларын демонтажлау, асфальт-бетон катламын фрезерлау эшләре алып бара. Шулай ук эшчеләр өстәмә парковка урыннары булдыру, яктырту баганалары урнаштыру өчен төзекләндерү эшләрен башлаган.
Наил Мәһдиев бүген автокалада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзүнең барышы белән танышты. Шәһәр Хакиме өч төзелеш мәйданчыгында булды. Быел Яр Чаллыда төзүчеләр өч яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен тапшырачаклар. Бу – «Притяжение» торак микрорайонындагы 85 нче «Карусель», 34 комплекста урнашкан 130 нчы «Калейдоскоп», 63 комплекста төзелеп килгән 131 нче «Лучики» балалар бакчалары.
Автозавод һәм Мәскәү проспектлары чатында җылылык торбасы зыян килгән урында «Татэнерго» АҖ Чаллы җылылык челтәрләре компаниясенең ике ремонт бригадасы эшли. Төзексезлек әлеге участокта кичә кич ачыкланды.
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина «Мастеровые» рус драма театры төзелеше мәйданчыгында киңәшмә үткәрде.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды грантына ия булган «Мин әни» социаль проекты кысаларында әниләр өчен адаптив бүлмә ачу тантанасы булып узды. Чакырылган кунаклар арасында – хатын-кызлар консультацияләре психологлары, йөкле хатын-кызлар.