Йогышлы авырулар хастаханәсенең Б блогында капиталь ремонтны сентябрьгә төгәлләү планлаштырыла
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең Б корпусында ремонт эшләренең барышы белән танышты.
Хәзер 04:02
,
12.1 °C
Хәзер 04:02
,
12.1 °C
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең Б корпусында ремонт эшләренең барышы белән танышты.
Быел Яр Чаллыда төп программа кысаларында 99 лифтны яңаларына алмаштыру планлаштырыла, шуларның 26 сы шәһәрнең алты йортында урнаштырылачак, алар 61,42 млн сумга төшәчәк. Бу хакта мәгълүмат «Жилой квартал» газетасының яңа санында урын алган.
Бүген Яр Чаллыга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Ул шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев белән бергә «Җәмигъ» мәчете төзелешенең барышы белән танышты. Исегезгә төшереп үтик, мәчет төзелеше өчен символик таш салу буенча тантаналы чара 28 ел элек, 1992 елда ук булган иде.
68 нче комплекста торак йорт төзү планлаштырылмый. Наил Мәһдиев бу хакта бүген иртән 59 нчы полилингваль гимназиянең төзелеш мәйданчыгында булганда хәбәр итте: «Бу территориядә төзүчеләр дә, Башкарма комитет та бернинди дә эш ләр башкармый. Бүген анда билгеле бер чикләүләр кертә торган санитар- са клау зонасы бар, шуңа күрә анда төзелеш ләр каралмаган. Без төзүчеләр нең барлык чыгымнар ы н компенсациялибез, тиешле нәрсәләрне баш тагы торышына кайтарабыз. Гражданнар ничек теләсә, шулай була чак та ! » - диде ул.
Эшләр график буенча бара, объектта 300 дән артык хезмәткәр эшли. Хәзерге вакытта металл конструкцияләрне монтажлау, вентиляция һәм җылыту системасы буенча эшләр тәмамланган, барлык катларда идәнгә плитәләр җәелгән.
Фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы Сидоровка поселогында булды. Чарада Башкарма комитет Җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев , Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов , сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев катнашты.
Җирдән файдалану һәм төзелеш буенча комиссия утырышында Замелекесье микрорайонында трамвай юллары төзелеше белән бәйле территорияне планлаштыру һәм межалау проектлары каралды. Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты.
24 мартта сәгать 01:00 дән алып 04:00 кә кадәр М-7 "Идел" автомобиль юлының 1043 нче чакрымында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Биредә җәяүлеләр өчен җир өсте кичү юлын төзү эшләре белән бәйле реверсив хәрәкәт оештырылачак. Ремонт участогында хәрәкәт тулысынча 20 минутка ябылачак.
Татарстан Республикасы торак төзелеше буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында лидерларның берсе булып кала. 2020 елда өлешләп төзүдә катнашучыларның, ятим балаларның торак хокукларын гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарылды, аларга бирелгән торак урыннарының саны артты.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 2 008 яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Бүген медицина күзәтүе астында 83 кеше кала, шуларның 53е элемтә нәтиҗәсендә авыру йоктырган. 7 930 кеше, авыру билгеләре булмау һәм күзәтү вакыты бетү сәбәпле, медицина исәбеннән төшерелгән. Пандемия чорында лабораториядә расланган диагнозлы 1361 кеше сәламәтләнгән. "Мөрәҗәгатьләр дәрәҗәсе тотрыклы кала", - дип ачыклык кертте сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев.
Яр Чаллы депутатлары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка «Чишмә» халыклар дуслыгы йортын ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев автокаланың депутатлар корпусы исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинага Яр Чаллыда яңа күппрофильле хастаханә төзү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Яр Чаллыда узган Шәһәр Советының йомгаклау утырышы кысаларында яшьләр парламенты әгъзасы, иреклеләр үзәге җитәкчесе Анастасия Гайфуллина чыгыш ясады, пандемия вакытында Чаллы волонтерларының эше турында сөйләде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бүген эш визиты белән Чаллыда. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов озатуында ул полилингваль мәктәп төзелә торган мәйданчыкта булды. Төзелеш белән Казанның «Грань» компаниясе шөгыльләнә.
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы барышында «Мастеровые» рус драма театры төзелеше мәйданчыгын карады, шулай ук театр коллективы белән очрашты.
Бүген "Мастеровые" театрында яңа бина һәм театрның үсеш концепциясе буенча фикер алыштылар. Яр Чаллыда рус драма театрын төзүгә керештеләр, бина Чулман проспектында, Тантаналар сарае янында урнашачак. Очрашуда Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев, «Мастеровые» рус драма театры хезмәткәрләре, шәһәрнең яшьләр активы катнашты.
Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Салахов 68 микрорайонда белем бирү учреждениеләрен төзү буенча килеп туган хәлгә аңлатма бирде. Ул, 2006 елда Шәһәр Советының 14/4 номерлы карары белән бүгенге көндә гамәлдә булган Яр Чаллы шәһәренең Генераль планы раслануын әйтеп узды, анда З. Яруллин урамында урнашкан җир кишәрлегендә мәктәп һәм балалар бакчасы урнаштыру каралмаган, дип аңлатты.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Адымнар» проекты буенча полилингваль мәктәпнең төзелеш эшләре барышы белән танышты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, белем бирү учреждениесе 59 нчы гимназия булачак. Хәзерге вакытта төзүчеләр оешманың өченче катын төзиләр. Төзелеш белән Казанның «Грань» компаниясе шөгыльләнә, объект өстендә 286 кеше эшли.
Шәһәр Советының шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссиясе әгъзалары 2020 елда төзелеш тармагы эшенә йомгак ясадылар.
Яр Чаллыда быел барлыкка киләчәк яңа балалар бакчалары «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелде. Бу хакта Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин атна саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә хәбәр итте: « Бу балалар бакчалары әле төзелә генә, әмма аларга чират ачык инде».