Спектакль – таркалган гаиләне берләштерү турында терапевтик һәм үз-үзеңә хисап бирүче тарих. Беренче карашка, анда аеруча драматик яки гамәли нәрсә юк кебек. Ләкин көнкүреш диалогларында һәм монологларында серләр ачыла, мәхәббәт һәм үлем, иҗат һәм бәхет темалары яңгырый. Мондагы кешеләр – гирлянда кебек. Бер-берсе белән ниндидер юл белән тоташтырылган лампочкалар.
Спектакль Россия кече шәһәрләре театрларын яклау программасы кысаларында – РФ Мәдәният министрлыгы, Дәүләт милләтләр театры һәм Евгений Мироновның «Театральные инициативы» хәйрия фондының уртак проекты буларак, заманча драматургия буенча Театр лабораториясендә иҗат ителде.