Гаилә елында «Мастеровые» театры репертуарында яңа спектакльнең пәйда булуы бик символик. Гаилә – кеше тормышының иң мөһим якларыннан берсе. Кечкенә могҗиза, сабый дөньяга килүдән дә матуррак нәрсә бармы? Мөгаен, юк. Балалар, һичшиксез, безне яхшырак итәләр, иң якты хисләрне ачалар.
Көзге төндә бала тудыру йорты диварлары эчендә яшьләре, һөнәрләре һәм дөньяга карашлары белән бер-берсеннән аерылган дүрт ир-ат очраша. Могҗизаны – яңа кешенең дөньяга килүен көткәндә, көчле ир-атлар бу зур дөньяда барысы да алардан гына тормый икәнен аңлыйлар.
Тормыш һәм үз иминлегебез яисә якыннарыбыз турында кайгырту арасында сайлау ясарга туры килгәндә, без нинди карар кабул итәбез – менә бу хакта уйландыручы комедия.