Наил Мәһдиев 11 подъездда газ шартлаудан зыян күләмен бәяләде
Наил Мәһдиев 48/20 йортының 11 нче подъездындагы фаҗигадән соңгы хәле белән танышты.
Наил Мәһдиев 48/20 йортының 11 нче подъездындагы фаҗигадән соңгы хәле белән танышты.
Кичәге көннән территориядә Автомобиль юллары предприятиесе МУП хезмәткәрләре эшли – бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, зур габаритлы чүп-чарларны санамыйча, 90 тонна төзелеш калдыклары чыгарылган. Моннан тыш, идарәче компания хезмәткәрләре ишегалдын җыештыра.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы оператив штабы әгъзалары гадәттән тыш хәл урынын тикшерделәр, республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең күчмә утырышы уздырылды .
Россиянең баш дәүләт экспертизасы Татарстан Республикасында Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу участогында М-7 "Идел" Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа автомобиль юлы төзелешенең икенче этабының проект - смета документациясен тикшерде. Дәүләт экспертизасын үткәрү нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
Татарстанның Тукай муниципаль районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Яр Чаллы - Сарман юлының 3,7 км озынлыктагы участогын реконструкцияләү төгәлләнде.
Социаль ипотека программасы буенча Яр Чаллыда 216 фатирлы 63-16 һәм 409 фатирлы 63-20 күп фатирлы йортлар төзелеше тәмамланып килә.
Хәзерге вакытта сүтү һәм түбә ябу эшләре бара.
Декабрь аенда Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында Универсаль педагогик компетенцияләр технопаркы ачылачак. Аны төзүгә вуз «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында федераль бюджеттан финанслау алды. Бу максатларга вузга 120 млн сум бүлеп бирелгән.
Яр Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсенең Б блогында капиталь ремонт дәвам итә. Эшләр планлаштырылган график кысаларында бара. Подрядчы – «Евростиль» төзелеш компаниясе.
Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча торак йортлар төзелеше дәвам итә. Шулай, 63 микрорайонда 216 һәм 409 фатирлы йортлар төзелеше тәмамланып килә.
«Мастеровые» рус драма театры бинасының әзерлеге 38% тәшкил итә. Хәзерге вакытта объектта кирпечтән бүлгеләр һәм тышкы стеналар салына, 4 нче катның монолит вертикаль конструкцияләр урнаштырыла, бизәү эшләре, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен көйләү эшләре бара. Төзелеш мәйданчыгында 169 кеше эшли.
Яшь Ленинчылар бульварын төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша. Бу көннәрдә төзүчеләр соңгы элементларны урнаштыралар, шул исәптән кече архитектура формаларын да.
Бүгенге көннән Сөембикә проспектындагы трамвай юлларын капиталь ремонтлау башланды. Шуңа бәйле рәвештә, 17 октябрьгә кадәр Яшьлек проспектына таба «Боз сарае» тукталышыннан «Сөембикә проспекты» тукталышына кадәр трамвай хәрәкәте туктатылачак. Сүз 3 нче (Тимерчелек заводы юнәлешендә), 6 нчы, 7 нче һәм 10 нчы маршртлар турында.
ЗЯБ һәм Элеватор тавы поселогларын тоташтыручы күпердә ремонт эшләре тәмамланган. Биредә резиналы валчыклы катлам җәелде. "Автомобиль юллары предприятиесе" МУП хезмәткәрләре ремонтны кыска аралыкта – бер атнадан да кимрәк вакыт эчендә башкарган, әмма төзекләндерүне ике тапкыр уздырырга туры килгән, чөнки вандаллар яңа катламны бозган.
Яр Чаллыда балалар бакчаларын ремонтлау программасы үтәлде: бүген 75 нче «Канәфер» балалар бакчасын ачу тантанасы узды.
Хәзер анда ремонт эшләре башлана – резиналы валчыклы катлам җәеләчәк. Күпер җәяүлеләр өчен 20 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр ябык булачак.
Яр Чаллыда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов рәислегендә җәмәгать тыңлаулары узды. Анда Шәһәр Советының «2007 елның 25 октябрендәге 26/4 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» карар проекты хакында фикер алыштылар.
Яр Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту проектын тормышка ашыру өчен яңгыр сулары канализациясен төзергә кирәк. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев күчмә киңәшмә барышында хәбәр итте.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген төп төзелеш объектларының берсендә булды, анда Гостев урамының автомобиль юлы реконструкцияләнә. «РБР 16» генераль директоры, Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта башкарылган эшләр күләме контрактның 13% - 14% тәшкил итә. Төзүчеләр бу эшкә агымдагы елның августында керештеләр.
Бүген Яр Чаллыда тантаналы рәвештә 130 нчы «Калейдоскоп» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение Раскольников урамындагы 34 микрорайонда урнашкан. Бәйрәм чарасында мэр Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.