Пәнҗешәмбе, 04 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яр Чаллыда социаль ипотека йортлары төзелеше ахырына якынлаша
Яр Чаллыда социаль ипотека йортлары төзелеше ахырына якынлаша

Социаль ипотека программасы буенча Яр Чаллыда 216 фатирлы 63-16 һәм 409 фатирлы 63-20 күп фатирлы йортлар төзелеше тәмамланып килә.

Беренчесенең әзерлеге 85% тәшкил итә. Анда эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләрен урнаштыру, бизәү эшләре, территорияне төзекләндерү эшләре башкарыла. Икенче объект 98%ка әзер.

Моннан тыш, тагын ике йорт төзелә: һәрберсе 170 фатирга исәпләнгән 63-02 һәм 63-03.

Кабул итү графигы