Мәләкәс елгасы аша күпер төзелеше 60% ка әзер
Наил Мәһдиев Гостев урамы буенча күпер төзелеше барышын бәяләде. Аэродром урамыннан Батенчук урамына кадәрге участокта автомобиль юлын реконструкцияләү узган елның августында башланган иде. Хәзерге вакытта «РБР 16» эшчеләре тарафыннан күпернең пролет корылмалары урнаштырылган.