"Мастеровые" театрында төзелеш тәмамланып килә
«Мастеровые» рус драма театры төзелеше финиш сызыгына чыга. Яңа бина 13 мең кв. метрлы һәм дүрт катлы биеклектә булачак. Объектның бәясе – 1 миллиард 800 миллион сум.
«Мастеровые» рус драма театры төзелеше финиш сызыгына чыга. Яңа бина 13 мең кв. метрлы һәм дүрт катлы биеклектә булачак. Объектның бәясе – 1 миллиард 800 миллион сум.
Бүген ГЭС поселогының 10 комплексында төзүчеләр хөрмәтенә төшке аш әзерләделәр.
Бүген 50/15 ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында реконструкция эшләре тәмамлануга якынлаша. Биредә яшәүчеләр «Камавтодор» һәм «Индорсервис» подряд оешмалары хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Алар пылау һәм чәйгә тәм-том әзерләделәр.
Төзелеш фондына дин тотучылардан, мәрхәмәтле кешеләрдән һәм шәһәр кунакларыннан 17 миллион сумнан артык акча кергән.
Хөрмәтле төзелеш өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Зур масштаблы театральләштерелгән тамаша һәм лаеклы бүләкләр тапшырганнан соң, сәхнәгә шәһәребезнең иҗат коллективлары чыкты. Тольятти каскадерларының экстремаль тамашасы бәйрәмне ачып җибәрде.
Төзүчеләр көнен бәйрәм итү яр буе паркы мәйданында Яр Чаллы шәһәре төзелешенә багышланган фотокүргәзмәдән башланды. Бәйрәм кунаклары ярты миллионлы шәһәр һәм «КАМАЗ» автогиганты төзелешенең тарихи кадрлары белән таныша алды.
Легендар Чаллы төзүчесен искә алырга шәһәрнең Мактаулы гражданнары, шәһәр Советы депутатлары, «КамГЭСэнергострой» предприятиесе ветераннары, шәһәрнең төзелеш предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, төзелеш көллияте студентлары, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм шәһәр җитәкчелеге җыелды.
Яшь чаллылылар "Безнең ишегалды"программасы кысаларында 32 комплекс ишегалларын төзекләндерүче хезмәткәрләргә концерт номерлары әзерләделәр.
2018 нче елда башланган ремонт иң мөһим этапларының берсе тәмамлануга якынлаша. Йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Ришат Ногманов башкарылган эшләр турында сөйләде.
Комсомол районында Дан аллеясында 1 нче комплекста яшәүчеләрнең традицион бәйрәме узды. Чараны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Гөлзадә Рзаева алып барды. Ул тамашачыларны шәһәр тарихы аллеясы буенча хәтирәләрен яңартты. Чулмандагы матур шәһәребезнең, Түбән Кама ГЭСының һәм КАМАЗ заводлары комплексының мөһим үсеш мизгелләренә кагылышлы фактларны искәрләп үтте.
Хәзер ат спорты мәктәбе укучылары ел әйләнәсендә спорт белән шөгыльләнә ала. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев спортчыларны һәм тренерларны шатлыклы вакыйга белән котлады. Ул «Тулпар» мәктәбе өчен кирәкле спорт җиһазлары алу өчен сертификат тапшырды.
2022 елның беренче яртыеллыгында социаль инфраструктура объектларын төзү, капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиев сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның шәхси ярдәме белән быел Чаллыда «Яшьлек» микрорайонында 1501 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Объектның бәясе - 2 млрд 388 млн сум. Бүген «Евростиль» компаниясе тарафыннан түбә, эчке инженер челтәрләрен урнаштыру, тәрәзәләрне монтажлау, бизәү эшләре, территорияне төзекләндерү эшләре тәмамлана. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиев хәбәр иткәнчә, башкарылган эшләрнең гомуми күләме 87% тәшкил итә.
«Домкор Индустрия» предприятиесенең юбилее уңаеннан тантаналы чара «Энергетик»мәдәният сараенда узды. Анда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.
Яр Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре башланды. Кичә ул 11 комплекста булды. Бәйрәмдә Үзәк районы Башлыгы Эдуард Фәттахов та катнашты. Кунакларны тынлы оркестр каршы алды.
Чаллыда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең күчмә утырышы булды. Киңәшмәне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев алып барды.
Бүген Яр Чаллыда Максим Топилин җитәкчелегендә РФ Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты делегациясе эш визиты белән булды. Визит барышында алар «Мастер» Кама индустриаль паркының алтынчы чиратында урнашкан предприятиеләрне карады. Хәзерге вакытта сәнәгать паркы мәйданын 2100 эш урыны булдырган резидентлар били.
Замелекесье микрорайонында күпер корылмасын реконструкцияләү 70% ка диярлек башкарылган. Төзелеш мәйданчыгында бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев булды. Гостев урамы буенча Аэродромная урамыннан Батенчук урамына кадәрге участокта автомобиль юлын реконструкцияләү «Хәвефсез сыйфатлы юллар» илкүләм проекты һәм «Урам-юл челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында башкарыла.
Наил Мәһдиев шәһәрдә юл эшләре барышын тикшерде. Башта шәһәр башлыгы «Хайер Корпорациясе» урамын реконструкцияләү барышы белән танышты. Юл төзүчеләр планлаштырылган эшләрнең 62,6% ын үтәделәр.