Наил Мәһдиев «Адымнар» полилингваль мәктәбе директорын тәкъдим итте
Наил Мәһдиев Чулман проспектында төзелә торган «Адымнар» яңа полилингваль мәктәбе директорын тәкъдим итте. Ул – Азат Галиев. Хәзерге вакытта ул Замелекесье шәһәрендәге 39 нчы мәктәп директоры булып тора. Белгечлеге буенча ул тәрҗемәче, биш тел белә. " Биредә белем алачак балалар, ким дигәндә, бер чит тел беләчәк. Син әле гарәп, төрекчә дә өйрәтәсең ", - диде мэр Азат Галиевка мөрәҗәгать итеп.