Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, 1 февральдән социаль түләүләр арта. Көтелгән 3,7% урынына алар 4,9 % ка индексацияләнгән. Сүз айлык акчалата түләүләрне арттыру турында бара инвалидларны, сугыш хәрәкәтләре ветераннарын, радиациягә дучар булган кешеләрне, Советлар Союзы һәм Россия Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм кайбер башка категория гражданнарны. Хәзерге вакытта Чаллыда 37 меңнән артык кеше социаль түләүләр ала.
Индексация күләме 2020 елга инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнгән. Моннан тыш, социаль хезмәтләр җыелмасы 4,9% ка индексацияләнә. Закон буенча ул хезмәт яки акча белән бирелә торган барлык кешегә дә тиешле. Җыелманың бәясе аена 1 211,66 сумга кадәр арткан: инвалид балалар өчен дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы (акчалата эквивалент-аена 933,25 сум), төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама (акчалата эквивалент-аена 144,37 сум), шәһәр яны тимер юл транспортында яисә шәһәрара транспортта дәвалану урынына түләүсез бару һәм кире кайту (акчалата эквивалент – аена 134,04 сум).