Яр Чаллыда «Минем әти-әнием һөнәре» дигән видеороликлар конкурсы старт ала
Чаллы укучылары «Минем әти-әнием һөнәре» дигән видеороликлар конкурсына гариза бирә алалар. Катнашуга 8-11 сыйныф укучылары чакырыла. Моның өчен 22 декабрьдән 17 гыйнварга кадәр укучыга ата-анасы һөнәре турында видеоролик төшерергә һәм VKontakte, Tik Tok яки Instagram социаль челтәрендә #ЗаманПрофи хэштэгы белән урнаштырырга кирәк.