Яшь чаллылылар киләчәк һөнәрләрен сайлыйлар
В детсадах стартовал муниципальный этап чемпионата ранней профориентации детей дошкольного возраста «Юный мастер».
В детсадах стартовал муниципальный этап чемпионата ранней профориентации детей дошкольного возраста «Юный мастер».
В.Д.Поташов исемендәге Техник көллияттә «Яшь профессионаллар» региональ чемпионатының муниципаль этабы дәвам итә.
118 нче «Яблочко» балалар бакчасында балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү буенча чара узды. Балалар юлларда җәяүлеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, светофор һәм юл билгеләренең юлларда хәрәкәтне көйләү өчен мөһимлеге турында сөйләделәр. Шулай ук балаларга ЮХИДИ инспекторы, навигатор ярдәмгә килде.
25 нче «Әкият» балалар бакчасы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте.
“Витязь”олимпия резервы спорт мәктәбендә ял көннәрендә "ЗАРНИЦА" хәрби-патриотик уены узды, анда 170тән артык бала катнашты, алар арасында спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләреннән тыш, шәһәрнең мәгариф учреждениеләреннән чакырылган балалар да бар иде.
Бүген «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» һәм «Мәгариф» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында «Шәһәр икътисады үсеше юнәлешләре тәгәрмәче»хакатоны старт алды.
“Туган телем –минем байлыгым” проекты кысаларында 128 нче “Шаян” балалар бакчасында “Татар халык ашлары” дип аталган татар милли ашханәсе көне уздырдылар.
Яр Чаллыда “Яшь профессионаллар” ярышлары дәвам итә. Сынаулар “Кузов ремонтлау”, “WEB-технологияләр” һәм “Йөкләрне экспедицияләү” компетенцияләрендә узды.
2 702,65 млн сумлык беренче мәктәп «Притяжение»торак комплексында төзеләчәк. Хәзер подвал стеналарын монтажлау һәм гидроизоляцияләү тәмамлана. Гидроизоляция шпонкасын төзү, беренче кат колонналарын монтажлау буенча эшләр алып барыла.
Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Региональ чемпионатының муниципаль этабы старт алды.
«Бердәм Россия» партиясе «Торак-коммуналь хуҗалыгы диктанты» Бөтенроссия акциясен үткәрә. 2023 елның 14 апреленә кадәр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге белемнәрне тикшереп карарга һәм яхшыртырга мөмкинлек. Тест 30 сораудан тора: күпфатирлы йорт белән идарә итү, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтү, бу өлкәдә кулланучылар хокукларын яклау. Уңышлы үткән тест нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы электрон сертификат алачак.
Бүген Комсомол районы хакимиятендә 1-2 сыйныф укучылары арасында «Әни өчен бизәк» дигән иҗади эшләрнең район конкурсына йомгак ясалды. Конкурста катнашучылар төрле брошюралар, муенсалар, беләзекләр, алкалар ясаганнар.
Үзәк районда 8 Март хөрмәтенә бәйрәм концерты узды.
Архив документлары нигезендә тарих белән кызыксынуны арттыру, архив документларын популярлаштыру, шулай ук алар белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт архивы «Архивные фонды – науке и краеведению» «Фән һәм туган як тарихын өйрәнүдә архив фондлары» дип аталган документаль басмалар конкурсы уздыра.
Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ашханәләрне, ризыкның сыйфатын даими тикшерүләре турында хәбәр итте. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәктәп туклануы даими игътибар үзәгендә булырга тиеш дип искәртте.
«Заман» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган интеллектуаль уен һәм «әдәби Татарстан» укучылар конкурсы белән тематик чара узды.Әлеге чара өч әдәбиятчының: Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Габдулла Тукайның иҗади мирасы истәлегенә багышланган.
НГПУДА Россиянең 400дән артык югары уку йортын берләштергән университетлар арасындагы платформа базасында цифрлы карьера мохите эшли башлый. Системада вакансияләр һәм стажировкалар урнаштыру, дәгъвачыларны сайлап алу, чаралар тәкъдим итү, тестлар үткәрү, кадрлар резервы Формалаштыру һәм башка күп нәрсәләр бар. Әлеге система НГПУДА исәп-хисап буларак кулланыла, социаль челтәрләргә җыентыклар, рассылкалар һәм басмалар өчен барлык мәгълүматлар аннан алына.
«Диалог» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгенең педагог-психологы Анна Нигъмәтуллина шәһәр мәктәпләренең педагог-психологлары өчен «Куркынычсызлыкның төрле төркем укучылары белән эшләүдә уен технологияләрен куллану» дигән семинар-практикум үткәрде.
Росприроднадзор "Экология – һәркем эше" Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә старт бирде.
Казан федераль университетының Алабуга институты ярдәме белән «Балачак планетасы» 98 нче балалар бакчасы базасында “Балалар бакчасының белем бирү процессында заманча IT-технологияләр, шул исәптән нейротехнологияләр, мәгариф робототехникасы һәм программалаштыру” темасы буенча республика семинары узды.