Яр Чаллы укучылары татар теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләр арасында
20 апрельдә Казанда булып узган Бөтенроссия туган тел форумында IX Халыкара олимпиада һәм «Илһам» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр.
20 апрельдә Казанда булып узган Бөтенроссия туган тел форумында IX Халыкара олимпиада һәм «Илһам» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр.
21 апрельдә Россиядә билгеләп үтелүче җирле үзидарә көнен бәйрәм итү кысаларында «Шәһәр укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасы депутатлары өчен интеллектуаль уен узды.
2022 елның 23 апрелендә 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Балалар сәләтен үстерү: тәҗрибә, өндәмәләр, перспективалар» дип аталган Республика гамәли-юнәлешле семинар узачак. Чара Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәме белән узачак. Семинар 10:00 сәгатьтә башланачак.
Мәскәүдә 10-11 сыйныф укучылары арасында сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының финалы узды.
Мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен «BabySkills-2022» II Төбәкара һөнәри юнәлеш бирү чемпионатына йомгак ясалды.
Автозавод районының урта гомуми белем бирү учреждениеләре арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Оныклар Җиңү шатлыгын данлый» дигән строй һәм җыр смотр-конкурсы узды.
«Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына «Ветеранга Открытка» дигән иң яхшы открытка конкурсы үткәрелә.
Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары арасында «Душа России миру шепчет» дип исемләнгән инглиз телендә шигырь укучыларның республика лингвистик конкурсы игълан ителде.
Шәһәр мәктәпләренең 2-4 сыйныф укучыларын иҗади эшләр конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурс «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында үткәрелә. Әлеге проектның максаты – укучыларны мәдәният учреждениеләре тарафыннан үткәрелә торган төп мәдәни вакыйгалар һәм мәдәни-ял чаралары белән таныштыру.
Яр Чаллы сәнгать көллиятендә яшь музыкантлар өчен «Звёзды из завтра» республика иҗат программасының Гала-концерты узды.
Яр Чаллыда 18 апрельдә 18:00дә «Энергетик» мәдәният сараенда «Студентлар язы – 2022» шәһәр студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты узачак. Анда шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының иң яхшы иҗат коллективлары катнашачак. Быел фестиваль 23 нче тапкыр уза.
Украинадагы махсус операциядә катнашучы Россия сугышчыларына ярдәм йөзеннән Яр Чаллы укучылары 1600 хат язган. "Солдатка хат" акциясендә шәһәрнең 80 белем бирү учреждениесе катнашты. Хатларны Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортына җыйдылар, аннан соң хатлар шәһәрнең Хәрби комиссариатларына тапшырылды.
Конкурс яшьләр белән эшләү өлкәсендәге казанышларны күрсәтү мәйданчыгы булып тора һәм Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясен билгели, Яр Чаллы шәһәрендә яшьләр сәясәтен инновацион үстерүгә һәм модернизацияләүгә, тармакның профессиональ компетентлыгын һәм кадрлар потенциалын формалаштыру юлы белән яшьләр белән эшләүнең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсенә ирешүгә юнәлдерелгән.
7-14 яшьлек 10 бала Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында булдылар.
Беренчел сайлап алу турын узучы Балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегенең 3-4 сыйныф укучылары Сочида «Сириус» белем бирү үзәгендә белем ала.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев булачак студентлар һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының чыгарылыш курс студентларыбелән аралашты. Ул шәһәрнең үсеше һәм планнары турында сөйләде, студент еллары хатирәләре белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде.
«Россиядә эш» порталында «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү»федераль проекты кысаларында һөнәри белем алуга һәм өстәмә һөнәри белем алуга гаризалар кабул итү башланды.
Укучылар шәһәр советы депутатлары «Детский Форсайт» Бөтенроссия социаль инициативалар конкурсында җиңү яулады.
Яр Чаллыда мәктәп футбол лигасы инде 7 ел эшли, бу вакыт эчендә аның аша 4 меңнән артык укучы узды. Әлеге проектны тормышка ашыруның төп максаты – арасында ярышлар уздыру, мәктәпләрнең матди-техник базасын үстерү.
Казанда педагогларның һөнәри осталыгы буенча төбәк этапларына йомгак ясалды. Чаллы педагоглары үзләренең һөнәри сыйфатларын уңышлы күрсәттеләр.