Чаллы дәүләт педагогия университеты туган көнен билгеләп үтте
Чаллы педагогия университетына 33 яшь тулды.Традиция буенча, үзенең туган көне хөрмәтенә университет «Студентлар Сабантуе» оештыра, ул барлык факультет студентларын бер майданда берләштерә. Университет каршындагы мәйданчыкта тантаналы ачылыш булды, ул «Шкырт» бию коллективының татар популяр көйләре астында чыгыш ясавы белән башланып китте. Университет ректоры Әлфинур Галиакберова бөтен коллективка бәйрәм кәефе һәм милли уеннарда актив катнашу теләде. Бәйрәм кунагы-физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов та сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул уку йорты ректорына ГТОның алтын билгесен тапшырды.