Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен 69 нчы мәктәпкә капиталь ремонт ясала
Объектны реконструкцияләүгә республика бюджетыннан 54 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Объекттагы эшләрне Шәһәр Советы депутатлары тикшерде. Биредә ремонт эшләренә яз көне үк керешкәннәр иде, әмма ул уку процессына һич комачауламады. Башта башлангыч блокта реконструкция үткәрелде, бүген инде урта звенода эшләр алып барыла. Объектта «Медик» төзелеш компаниясенең 40ка якын белгече эшли. Эш күләменең 60%тан артыгы башкарылган дип белдерде төзүчеләр.