Наил Мәһдиев булачак 2 нче музыка мәктәбе бинасында булды
Бүген иртән Наил Мәһдиев тиздән 2 нче балалар музыка мәктәбе күченеп керәчәк бинаның капиталь ремонт барышын карады. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 150 млн сум күләмендә финанслау бүленгән. Объектта сүтү һәм әзерлек эшләре төгәлләнгән, тәрәзәләр куелган, түбә әзер, бизәү эшләре һәм инженерлык челтәрләрен – җылылык, су белән тәэмин итү, канализация системаларын монтажлау алып барыла.