Бүген иртән Наил Мәһдиев тиздән 2 нче балалар музыка мәктәбе күченеп керәчәк бинаның капиталь ремонт барышын карады. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 150 млн сум күләмендә финанслау бүленгән. Объектта сүтү һәм әзерлек эшләре төгәлләнгән, тәрәзәләр куелган, түбә әзер, бизәү эшләре һәм инженерлык челтәрләрен – җылылык, су белән тәэмин итү, канализация системаларын монтажлау алып барыла.
Бина – ике катлы, мәйданы 1 700 квадрат метр чамасы. 44 ел элек төзелгән.
«Балалар музыка мәктәбенең яңа бинасында капиталь ремонт барышын карадык – ул чыннан да яңа булачак – элекке балалар бакчасы биналарында капиталь ремонт бара. Республикабызның мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова ярдәме белән без яшь музыкантларның уку шартларын яхшыртабыз. Балалар яңа уку елында яңа бинада шөгыльләнсен өчен, барлык эшләрне августта тәмамларга планлаштырабыз», – дип хәбәр итте Наил Мәһдиев.
2 нче балалар музыка мәктәбе – шәһәрнең сәнгать-эстетик юнәлештәге әйдәп баручы мәктәпләреннән берсе: биредә 330 бала белем ала, 39 педагог эшли, 56 ел эчендә 350дән артык чыгарылыш укучысы музыканы үз һөнәре итеп сайлаган.
Яңартылганнан соң мәктәп заманча уку сыйныфлары, яңартылган фасад, төзекләндерелгән территория һәм яңа технологик җиһазлар алачак.
Уку сыйныфларының бизәлеше ачык, бай төсләрдә эшләнгән, стеналарны бөек композиторларның цитаталары бизи. Яшь музыкантлар өчен җиде бүлектә 15 белгечлек буенча шөгыльләнү өчен шартлар тудырылачак.
Железнодорожниклар урамындагы музыка мәктәбенең бушаган бинасы да яңа тормыш алачак – монда ике китапханә: өлкәннәр һәм балалар китапханәсе урнашачак. Бу районның мәдәни инфраструктурасын оптимальләштерергә һәм китап фондларын халык өчен тагын да уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.