Хәзер 21:11 , 19.3 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 21:11 , 19.3 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда татар КВНы җиңүчеләре игълан ителде
Яр Чаллыда татар КВНы җиңүчеләре игълан ителде
Яр Чаллыда татар КВНы җиңүчеләре игълан ителде
Яр Чаллыда татар КВНы җиңүчеләре игълан ителде

Яр Чаллыда 14 нче санлы балалар-яшүсмерләр үзәге тарафыннан оештырылган татар телендәге КВН сезонының финал уены узды. Бер сәхнәдә шәһәрнең белем бирү учреждениеләреннән алты якты команда очрашты. Чемпион исеме өчен 2 нче гимназиядән «Мәхәббәт», 29 нчы гимназиядән «Шайтан таяклары», 52 нче мәктәптән «Текә борычлар», 54 нче гимназиядән «Карантин», 58 нче мәктәптән «Эксклюзив» һәм 84 нче лицеедан «Оба-на» командалары көч сынашты.

Финалның бронза призеры булып 58 нче мәктәпнең «Эксклюзив» командасы танылды, икенче урынны 29 нчы гимназиянең «Шайтан таяклары» яулады, ә беренче урын һәм «Сезон чемпионы» исеме 2 нче гимназиянең «Мәхәббәт» командасына насыйп булды.

Төп бүләкләрдән тыш, жюри катнашучыларны махсус номинацияләрдә дә билгеләп үтте. «Күңеллеләр һәм тапкырлар клубына тугры команда» исемен 54 нче гимназиядән «Карантин», «Җиңүгә омтылыш өчен» бүләген 52 нче мәктәптән «Текә борычлар» яулады, ә «Жюри симпатиясе» 84 нче лицеедан «Оба-на» командасына бирелде.

Кабул итү графигы