тат В Набережных Челнах состоялось торжественное гашение марки к 50-летию первого КАМАЗа
тат В Набережных Челнах состоялось торжественное гашение марки к 50-летию первого КАМАЗа
Хәзер 00:43
,
15.6 °C
Хәзер 00:43
,
15.6 °C
тат В Набережных Челнах состоялось торжественное гашение марки к 50-летию первого КАМАЗа
Описание для анонса(Татарский)
Кадерле татарстанлылар!
Чаллы хакиме төзүчеләр белән 2026 елга планнар һәм эшләр күләме турында фикер алышты. Планлаштырылган барлык эшләр башкарылса якын киләчәктә шәһәр үзәгендә 4 манаралы, 5 гөмбәзле 5 катлы затлы бина була.
Депутатлар ремонт эшләре белән танышып чыкты. Чара «Партия десанты» проекты кыссаларында үткәрелде.
2000 нән артык кеше театраль тамашада катнаша. Чаллыда 80нән артык милләт кешесе яши. Сабан туенда һәммәсе катнаша. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чаллылыларны, кунакларны бәйрәм белән котлады.
Балалар полиция тарихы белән танышты.
Сезне чын йөрәктән татар халык бәйрәме – Сабан туе уңаеннан тәбрик итәм.
Сигез яшьлек скрипкачы Лука Моромов «Зәңгәр кош» Бөтенроссия яшь талантлар конкурсының юбилей сезонында җиңүче булды.
«Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы шәһәренең җирле бүлеге «Собиратели Земли Русской» дигән серия китапларын китапханәгә тапшырды.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Мәдәният идарәсе башлыгы Румиль Карамиев яңартылган балалар китапханәсен күреп кайтты. Милли проект ярдәмендә балалар китапханәсе яңартылды. Китапханә эш һәм ял итү өчен уңайлы урын тәгъдим итә. Балалар өчен уен зоналары бар.
Даими комиссия утырышы ярты гасыр тарихы булган учреждениедә узды. Соңгы биш елда музейны үстерүгә 5 400 мең сум грант акчасы җәлеп ителде.
Фестивальдә Татарстанның яшь музыкантларының концертын, Татар милли киемнәренең мода күрсәтүләрен, «Апуш» студиясенең театр күрсәтүләрен, «Созвездие - Йолдызлык» фестивале коллективларының чыгышларын, «САФ радио» һәм «Шаян ТВ»иҗат остаханәләрен бәяләргә мөмкин иде.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр Советының чираттагы утырышы алдыннан депутатлар корпусы, Башкарма комитет идарәләре җитәкчеләре “Теләкләр чыршысы”ннан “Асылташ” приютында тәрбияләнүче балаларның теләкләре язылган шарларны алдылар. Наил Мәһдиев өч шарны алды һәм яңа елга кадәр балаларның теләкләрен үтәргә вәгъдә итте. Бүген ул вәгъдәсен үтәде.
Мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләре чыршы бәйрәменә җыелды
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан бүген "Чишмә" Халыклар дуслыгы йортында очрашу узды. Анда Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев һәм Татарстан Халыклары ассамблеясе филиалы җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов катнашты. Мөхтәрәм кунаклар өчен капиталь ремонттан соң милли общиналар бүлмәләренә экскурсия уздырылды. Әлфия Когогина Халыклар дуслыгы йорты фондына милли костюмнар тапшырды, ул яңартылган бинага, милли костюмнар күргәзмәсенә таң калуын билгеләп үтте. Депутат җәмгыятьләрнең клуб формированиеләрендә тәрбияләнүчеләр белән аралашып алды.
Чаллыда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр темасы буенча Шәһәр Советы депутатлары «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында фикер алыштылар. Утырышка кадәр Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия әгъзалары масштаблы реконструкция үткәрелгән «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты бинасын карадылар.
Чаллыга эш визиты белән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев озатуында капиталь ремонттан соң «Чишмә» халыклар дуслыгы йортын карады. Халыклар дуслыгы йорты түбәсе астында 22 милли община һәм 11 якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Ө ч катлы бинада түбәне ремонтлау, бинаның фасадын каплау эшләре башкарылган, тәрәзәләр, ишекләр һәм инженерлык системалары алмаштырылган, эчке биналарны бизәү эшләре башкарылган. Б илгеләп үтик, 2022 ел Владимир Путин тарафыннан Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.
Хөрмәтле офицерлар, мичманнар һәм матрослар, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары! Сезне Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлыйм!
Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең оештыру җыелышы узды. Көн тәртибендә Яр Чаллы бүлекчәсе рәисен раслау мәсьәләсе торды.