Наил Мәһдиев туры эфирда электросамокатлар мәсьәләсен уңышлы җайга салу турында сөйләде
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Астрахань 24» телеканалының туры эфирында телекүпер аша электросамокатларның эшен җайга салуның грамоталы үрнәкләреннән берсе буларак шәһәребез тәҗрибәсе белән чыгыш ясады. Тапшыруга шәхси мобильлек чараларын арендалау сервисларын тыю тәҗрибәсе сәбәп булды – шундый ук чикләүләр, искәртеп үтәбез, Яр Чаллыда инде гамәлдә.