Яшь чаллылылар өчен заманча «Юл хәрәкәте кагыйдәләре почмаклары» барлыкка киләчәк
2021 елның 9 ае буенча шәһәрдә балалар катнашында 80 юл-транспорт һәлакәте булган, бер бала һәлак булган, 83е яраланган. Сүз 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар турында бара. Яр Чаллыда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.