Яр Чаллыда мәктәпкәчә белем бирүне тәэмин итүгә 978 млн сум тотылачак
«Демография» илкүләм проекты кысаларында «Өч яшькә кадәрге балалар өчен яңа урыннар булдыру» федераль программасы буенча Яр Чаллы шәһәрендә 2021 елда 660 урынлык өч балалар бакчасы төзелде. Финанслау суммасы 815,2 млн сум тәшкил итте.