Медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләү
Февральдә Социаль фонд медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләү күчерә башлый
Хәзер 04:33
,
12 °C
Хәзер 04:33
,
12 °C
Февральдә Социаль фонд медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләү күчерә башлый
Салым «вычетын» алу мөмкинлеге булган медицина хезмәтләре төрләренең тулы исемлеге 2020 елның 8 апрелендәге 458 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән билгеләнгән.
Россиянең һәр эшкә урнашкан гражданины, түләүле дәваланып, дарулар сатып алган очракта, медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым тотып калынган акчаны ала алачак.
Узган атнада Роспотребнадзор Яр Чаллыда 22 хуҗалык итүче субъектны тикшергән, шуларның алтысында хокук бозулар ачыкланган. Эш нәтиҗәләре турында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев сөйләде.
Яр Чаллыда санитар-эпидемияләргә каршы кагыйдәләрне бозучыларны ачыклау дәвам итә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте шул исәптән эш бирүчеләрнең вакцинация таләпләрен ничек үтәвен тикшерә.
Яр Чаллыга башка шәһәрләрдән күчеп килгән табибларга шәһәр бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган түләү ике йөз мең сумга кадәр арттырылды. Тиешле Карарга Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов кул куйды. Элегрәк бу сумма йөз мең сум тәшкил иткән. Исегезгә төшерәбез, әлеге табибларга республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 800 мең сум акча бүлеп бирелә.
Хәзерге вакытта 100дән артык предприятие җитештерү өчен техник кислородка мохтаҗ, аена 150 тоннадан артык кислород кирәк.
Яр Чаллыда өч айдан артык Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Ветераннар сәламәтлеге - безнең кайгырту" социаль проекты тормышка ашырыла.