Сидоровка поселогында Яңа ел чыршысын кабыздылар
Комсомол районында Сидоровка паркында Яңа ел чыршысы ачылды.
Комсомол районында Сидоровка паркында Яңа ел чыршысы ачылды.
15 декабрь көнне 11:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсе Яр Чаллы һәм Финляндия арасында «Китап укучы яшьләр – милләтнең киләчәге» дип аталган телекүпер оештыра. Видео очрашуында шәһәр яшьләре һәм язучылары катнашачак.
Яр Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсе стационары йогышлы профильдәге пациентларны кабул итүне туктатты. Хастаханәнең барлык бүлмәләрендә дезинфекция һәм дезинсекция үткәрелгән. Пациентлар чыгарылган һәм шәһәрнең башка дәвалау оешмаларына урнаштырылган.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кар явуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
18 декабрь көнне 15:00 сәгатьтә «Заман» яшьләр үзәгендә "Яңа ел Гитарнигы" узачак. Кичәнең программасында: гитарага кушылып танылган җырларны, каверларны һәм катнашучыларның үзләре язган җырларын башкару.
Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев 48/20 йортының ремонт барышы белән танышты. Хәзерге вакытта биредә барлык төзелеш конструкцияләре торгызылган яки алыштырылган. Шулай ук йортта җылылык бирелгән, бизәкләү эшләре тулы куәттә бара. Тышкы яктан агымдагы елның 25 октябрендә булган фаҗига турында берни дә искә төшерми.
Яр Чаллының җәмәгать киңлекләрендә зур Яңа ел программасы әзерләнгән.
Шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре тарафыннан өстәмә белем бирү педагоглары белән берлектә 610 яңа ел тамашасы оештырылачак. Мәктәпләрдә барлык чыршы бәйрәмнәре дә бушлай.
Ел йомгаклары буенча балалар һәм яшьләрне бүләкләүнең популяр формасы – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Яңа ел бәйрәме белән котлавы. 25 декабрьдә узачак президент чыршысында 300 укучы катнашачак. Чарага бөтенроссия һәм республика конкурсларында, олимпиадаларында җиңүчеләр, иҗтимагый оешмалар активистлары чакырылган.
Ел башыннан «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә эш эзләү максатыннан 11 013 граждан мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта эшсезләр сыйфатында 1 219 кеше исәптә тора. Әлеге мәгълүматларны «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Тугызынчы сыйныф укучысы төбәк һәм читтән торып сайлап алу этаплары нәтиҗәләре буенча 100 иң яхшы мәктәп укучысы исемлегенә керде. Бүген финал һәм бүләкләү узачак – соңгы турда Россиянең 38 төбәгеннән 9, 10, 11 сыйныф укучылары очрашачак. Укучыларга «Киң минем туган илем» конкурсында катнашырга, үз-үзләрен иҗади яктан күрсәтергә, шулай ук рольле уенда көчләрен сынап карарга туры киләчәк.
Яр Чаллыда «Нур» яшьләр үзәгендә балалар иҗтимагый оешмалары лидерлары арасында «Гади хакыйкать» дип исемләнгән Интеллектуаль уеннар буенча республика чемпионаты тәмамланды.
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында 2015 елдан ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы патронаты астында «Мәдәниятләр диалогы» мәдәни-мәгариф проекты уңышлы тормышка ашырыла.
11 декабрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре Г.Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), «Южный» агросәнәгать паркы һәм Ипподром территориясендә дәвам итте.
Яр Чаллы һәм Кытайның Шаньдун провинциясенең Ляочэн шәһәре хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Комсомол районы хакимияте хезмәткәрләре Башкарма комитетның җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү бүлеге, Яр Чаллы шәһәренең 6 нчы зональ эзләү-коткару отряды, Яр Чаллы Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Кама һәм Мәләкәс елгаларында массакүләм бозга чыгу урыннары буенча чираттагы рейдын үткәрделәр.
«Һөнәрне аңлы сайлау» тренингларында катнашу өчен үсеш үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның 12-18 яшьлек абыйлары һәм сеңелләре чакырыла. Чара 11 декабрьдә 14:00 сәгатьтән 18:00гә кадәр һәм 12 декабрьдә 10:00дән 14:00гә кадәр «Шатлык» яшьләр үзәгендә узачак.
Комсомол районында Инвалидлар декадасына йомгак ясалды. Декада кысаларында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бәйрәм программалары, конкурслар, ярышлар оештырылды, аларда 200дән артык кеше катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 11 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.