Шәһәрне төзекләндерү
Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» проектын тормышка ашыру дәвам итә
Яр Чаллыда өченче ел «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашырыла. Исегезгә төшерәбез, узган ике ел эчендә Яр Чаллыда 219 ишегалды төзекләндерелде. Быел программага 119 ишегалды керде, 38ендә эшләр башланды инде. Программа кысаларында тротуарлар, керү юллары ремонтлана, заманча уен мәйданчыклары, эскәмияләр, урналар урнаштырыла. Урам яктырткычларын заманча энергия саклый торган җайланмаларга алыштыралар. Өстәмә машина урыннары булдыруга зур игътибар бирелә.