Дүшәмбе, 08 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Рәйхамә Мингәрәй кызы Гаффаровага Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

Рәйхамә Мингәрәй кызы Апас районы Шәмбалыкчы авылында крестьян гаиләсендә туа.  6 сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында төрле эшләрдә хезмәт куя, шул исәптән кыр эшләре белән дә шөгыльләнә. 1947 елда гаиләсе белән Казахстанга, соңрак Пермь краена күчеп китә. 1955 елда кияүгә чыга, ире белән 15 ел дәвамында Дүшәнбе шәһәрендә яши.  Ашханәдә төрле эшләрдә хезмәт куя. 1979 елда Яр Чаллы шәһәренә күчәләр. Лаеклы ялга чыкканчы Тимерчелек заводында эшли.

Рәйхамә Мингәрәй кызы ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы, бер оныкчыгы һәм хәтта  оныгының да бер баласы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

Кабул итү графигы