Чаллыда яшәүче 15 гаилә ана капиталын алды
Тантаналар сараенда Ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды.
Тантаналар сараенда Ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды.
Марат Бибишев паркында ачык һавада фильмны карау оештырылды. Биредә ЗЯБ поселогында яшәүчеләр җыелды.
Бүген Казанда «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм җирле үзидарә темасын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту республика конкурсларында җиңүчеләр бүләкләнде.
27 августта Чаллы мэры Кубогына магистраль Автопоезд йөртүчеләр арасында һөнәри осталык конкурсы узачак. Шоферлар машина йөртүдә көч сынашачаклар һәм шимбә көнне үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Чара «Яр буе " паркы мәйданы янында 12.00 сәгатьтә башланачак.
Комсомол районында Г.Тукай исемендәге яр буенда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында сертификатлар тапшыру тантанасы узды.
23 августта Тинчурин бульварында аеруча күңелле булды. Шәһәрлеләр ял итә торган популяр урында күршеләр бәйрәме узды.
Республика маркетинг үзәге ZakazRF университеты белән берлектә 44-ФЗ актуаль үзгәрешләр һәм республика маркетинг үзәге эшенең үзенчәлекләре турында атналык бушлай вебинарлар үткәрә. Дәресләр вакыты һәм темалары белән сылтама буенча таныша аласыз: http://university.zakazrf.ru/webinar.html .
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яр Чаллы дәүләт педагогика университетына максатчан белем алуга килгән 1 нче курс студентлары белән очрашты.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәзерге вакытта университетта бара торган капиталь ремонт барышы белән танышты. Шулай итеп, хәзер беренче һәм икенче кат аудиторияләре яңартыла. Капиталь ремонтка федераль бюджеттан 125 млн сум бүлеп бирелгән.
Иртәгә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе узачак.
«Работа России» Кадрлар үзәге башлыгы урынбасары Жанна Хайрова доклады буенча хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы. Бүгенге көндә исәптә торучы эшсезләр саны – 1 мең. Вакансияләр саны – 5 мең.
Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкны тормыш белән тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин юл төзүчеләренең эшне билгеләнгән вакытка тапшыруы хакында хәбәр итте.
Пандемия башланганнан бирле шәһәрдә барлыгы 19 325 лабораториядә расланган covid-19 очрагы теркәлгән.
2022 елның 1 яртыеллыгында Яр Чаллы шәһәренең Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәсендә шәһәр бюджеты 412,2 млн сумга артты, план күрсәткечләре 333,6 млн сум булганда өстәмә рәвештә 78,6 млн сум керде, үсеш 23% тәшкил итте, - дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсе барышында җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин.
30 августта Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү тантаналары шәһәрнең өч районында да узачак.
Наил Мәһдиев гуманитар йөк формалаштыруда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. Гуманитар ярдәмнең беренче траншын Ростов өлкәсенә Татарстанда оештырылган эшелон составында җибәргәннәр. Чаллы халкы 270 тоннадан 110 тонна йөк җыйды. Йөк составында антисептиклар, он, азык-төлек, кием бар иде.
Автозавод районында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү хөрмәтенә тематик чаралар оештырылды. "Заман" яшьләр үзәге хезмәткәрләре Чаллы халкына Триколор тасмасы таратты.
Бу атнада, 25 августта, 11: 00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасында (Ш.Усманов ур., 122; 49/20 комплексы буенча) «Автоматлаштырылган салым түләүнең гадиләштерелгән системасын куллану» темасына семинар узачак. Семинарны Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре үткәрә.
Кырымда " Таврида.АРТ" фестивале илнең иң талантлы, иҗади һәм актив яшьләрен җыйды.
28 августта Яр буе пляжында «Волейбол шәһәре» проекты кысаларында пляж волейболы буенча турнир узачак, «МИКСТ» форматында ярышлар узачак.