Чаллыда эшләнгән: 300 млн сум саморезлар җитештерүгә инвестицияләнгән
Чаллыда югары сыйфатлы коррозиягә чыдам материаллардан ясалган цинк-ламель япма рәвешендә саклагыч катламлы "саморезлар" циклының яңа производствосы ачылды.
Чаллыда югары сыйфатлы коррозиягә чыдам материаллардан ясалган цинк-ламель япма рәвешендә саклагыч катламлы "саморезлар" циклының яңа производствосы ачылды.
"ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды" Экспортка ярдәм итү үзәге 19 июльдә 14:00 сәгатьтә «Экспортны үстерү өчен финанс һәм финанс булмаган ярдәм» темасына эш башлаучы һәм эшләүче экспортерлар өчен вебинар үткәрәчәк.
Елның иң зур сәнәгать күргәзмәсе Екатеринбургта 13 нче тапкыр уздырыла, ул үзенә бөтен илдән меңнән артык компания җыя. Россиядән тыш, Кытай, Казахстан һәм Үзбәкстан катнашучы илләр булды, ә партнер-ил булып Беларусь чыгыш ясады. Күргәзмәне бөтен дөнья буенча 40 меңнән артык кеше караган. "Мастер" КИП паркының дүрт резиденты Татарстан Республикасының гомуми стендында урнашты. Экспозиция өчен инновацион эшләнмәләр һәм төбәк-ара җитештерү кооперацияләрен кертүнең уңышлы практикалары белән бәйле 40 компания сайлап алынган.
30 июльдә 10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориалы янында Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган тантаналы чара узачак. Чара программасында: хөрмәтле кунаклар чыгышлары, "мәңгелек ут"ка чәчәкләр салу каралган. Бу бәйрәм шәһәребез өчен аеруча әһәмиятле. Ел саен Чаллыдан хәрби хезмәткә чакырылучылар Кара диңгез флотына хезмәт итәргә китәләр. Аларның хезмәте «Яр Чаллы»дип аталган Р-239 ракета катеры белән уза.
Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен фаразлана. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыш юнәлешендә секундына 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә көчәеп алуы ихтимал.
Татарстан Республикасында яшьләр торак конкурсының заявка кампаниясе башлана. Яшьләр торак конкурсы - хезмәт яки иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнүчеләр өчен ташламалы шартларда торак шартларын яхшыртуның уникаль мөмкинлеге.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә катнашучы һәм хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән очрашты. Очрашу «Шатлык» яшьләр үзәгендә узды һәм традицион рәвештә чәй артында сөйләшү форматында үтте.
Бүген Кама балалар перинаталь үзәгендә хәрби хезмәткәр Андрей Балеевскихның хатыны Айгөл һәм яңа туган кызы Викторияне каршылау тантанасы узды. Бәхетле гаиләне котларга туганнары, дуслары, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары Таһир Сөнгатуллин, Әхәт Галәветдинов, 5нче шәһәр хастаханәсенең баш табибы Зөфәр Насретдинов килгән иде.
Быел Татарстан Социаль фонды бүлеге ОСАГО килешүе буенча иминият премиясенең бер өлешен 426 гражданга компенсацияләде. Түләүләрнең гомуми суммасы 1 945 272 сум тәшкил итә.
Узган атна ахырында Чаллыда 2 һәм 3 нче маршрутлар эшли башлады. Пассажирларга быел шәһәр бюджетыннан сатып алынган яңа автобуслар хезмәт күрсәтә.
Чаллыда Түбән Новгородның референт-үзәге тарафыннан расланган биш кызамык очрагы теркәлгән. Авырулар шәхси балалар үзәкләренең берсендә ачыкланган. Контроль-күзәтчелек чаралары уздырыла, вакытлыча эшчәнлек тыела, биш суд утырышы уза, җомга, 14 июль көнне, суд Монтессори балалар үзәгенең эшен 40 тәүлеккә туктатып тору турында карар чыгара. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Роспотребнадзор җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр итте.
Яр Чаллыда өч филиал эшли: үзәк, Яр Чаллы һәм Тукай районы буенча. Эш нәтиҗәләре буенча ярты ел эчендә дәүләт, төбәк һәм муниципаль хезмәтләргә 216 меңнән артык мөрәҗәгать килгән, үсеш күзәтелә. Бүген аппарат киңәшмәсе барышында «Күпфункцияле үзәк» үзәк филиалының Чаллы шәһәре буенча бүлеге башлыгы Евгения Варго КФҮнең быелгы алты ае эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Иң күп мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча килгән: шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе – 309 мөрәҗәгать; архив бүлеге – 729 мөрәҗәгать; җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе – 2819 мөрәҗәгать; мәгариф идарәсе – 800 мөрәҗәгать; архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәләре – 498 мөрәҗәгать. Күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми саны 285. Соңгы вакытта җанатар картасы хезмәте популяр була. Бу 2022/2023 елгы Россия премьер-лигасы (футбол буенча Россия чемпионаты) сезонында гамәлдә булган футбол матчларына йөрү өчен яңа цифрлы сервис. Билетлар һәм абонементлар сатып алганда, шулай ук стадионга аккредитация буенча керү хокукын рәсмиләштергәндә карта номеры кирәк булачак. Картаны рәсмиләштерү дәүләт хезмәтләрендә хисап язмасы булганда гына тормышка ашырыла. Гариза бирү өчен форманы дәүләт хезмәтләре порталында тутырырга кирәк («Җанатар картасы» хезмәте). Моның өчен паспорт мәгълүматлары, портрет фотосы, телефон номеры, электрон почта адресы кирәк. Гариза бирелгәннән соң, шәхесне раслау өчен КФҮ бүлегенә мөрәҗәгать итү зарур. Стадионга керү өчен QR-кодны күрсәтергә кирәк, ул билет яки абонемент сатып алганнан соң һәм хуҗаны дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинетта билгеләгәннән соң автомат рәвештә формалаша. Шулай ук 15 марттан муниципаль хезмәтләр экстерриториаль принцип буенча гамәлгә ашырыла. Әйтик, Татарстан Республикасының башка шәһәрендәге КФҮгә мөрәҗәгать итеп, Чаллыда урнашкан объектны төзүгә рөхсәт алу өчен гариза тапшырырга мөмкин.
10 июльдән 16 июльгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдлар уздырылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 260 зур йөк ташучы машина ачыкланды. Бу, нигездә, машина йөртүчеләр авырлык чикләүләрен үтәмәгән очраклар. Шулай ук йөк машиналарын йөртүчеләр исерек хәлдә булган ике очрак ачыкланган. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
Бүген иртән шәһәр мэры Наил Мәһдиев Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов һәм «Горкоммунхоз» МУП җитәкчесе Әлвир Әглиуллин озатуында 3 нче маршрутның эшен тикшерде. Шәһәр җитәкчелеге "Хайер Корпорациясе" тукталышында очрашып, башлангыч тукталыштан иң соңгысына кадәр бардылар.
"Мастеровые" рус драма театры "Иң яхшы төбәк театры" номинациясендә премиягә дәгъва итүчеләр арасына кертелде. Тавыш бирү сылтама буенча уза. Оз ын исемлек буенча тавыш бирү 2023 елның 31 августына кадәр дәвам итәчәк.
19 июльдә «Азатлык» мәйданы амфитеатрында җәйге лекторий узачак. «Кибер авто Тех» алдынгы инженерлык мәктәбе турында КФУның «Кибер Авто тех» алдынгы инженерлык мәктәбе директоры Гүзәл Капитонова сөйләячәк.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм тышкы рекламаның иң эре цифрлы операторы Gallery (МЕДИА1 составына керә) «Минем бизнес» үзәкләре базасында «Реклама от рубля» уртак программасын башлап җибәрде, аның кысаларында эшмәкәрләр цифрлы экраннарда рекламаны гадиләштереп эшли алачак.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 19 июльдә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра. Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 йорт, 3 нче кат адресы буенча идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә консультацияләр бирәчәкләр. Кабул итү (8552) 32-05-44, 32-05-99 телефоннары буенча алдан язылу аша узачак.
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ведомство карамагындагы «Яшь белгечләргә ярдәм итү үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә эшмәкәрлекне үстерү буенча Бөтенроссия программасын тормышка ашыра. П рограмманы гамәлгә ашыруның максаты-Россиянең эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруда кызыксынучы яшь эшмәкәрләрнең тотрыклы берләшмәсен формалаштыру, булдыру һәм үстерү.
13 июльдә шәһәр мэры Наил Мәһдиев инициативасы белән ишегалды командалары арасында Үзәк районы администрациясе башлыгы Кубогына «Спорт территориясе» фестивале кысаларында баскетбол буенча турнир узды.