Хәзер 04:36 , 15.1 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 04:36 , 15.1 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
"Шәһәр зур тукталыш түгел": зур йөкләрне контрольдә тоту көчәйтелгән

10 июльдән 16 июльгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдлар уздырылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 260 зур йөк ташучы машина ачыкланды. Бу, нигездә, машина йөртүчеләр авырлык чикләүләрен үтәмәгән очраклар. Шулай ук йөк машиналарын йөртүчеләр исерек хәлдә булган ике очрак ачыкланган. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.

"Бу көндәлек эш булырга тиеш, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү сайлап кына булырга тиеш түгел. Бу даими үтәлергә тиешле чара", - дип нәтиҗә ясады шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Шулай ук мэр әлеге мәсьәлә буенча транспорт компанияләре җитәкчеләре катнашында шәһәр комиссиясе утырышын уздырырга кушты: "Шәһәр – ул зур тукталыш түгел. Мондый анализ һәм җитди принципиаль сөйләшү юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә күтәрелергә тиеш". 

Шулай ук Наил Мәһдиев шәһәр транспорты белән булган авария хәлләренә аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.

Кабул итү графигы