Татарстанда көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин
7 июньдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан,секундына 4-9 метр тизлектә.
7 июньдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан,секундына 4-9 метр тизлектә.
Җиңү паркында ел саен «Капитошка» бәйрәме уза. Чара кунаклары өчен концерт программасы тәкъдим ителә, конкурслар, турнирлар үткәрелә, призлар һәм сюрпризлар әзерләнгән.
Шимбә көнне Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Россиядә Пушкин көне һәм рус теле көне алдыннан Үзәк шәһәр китапханәсе каршындагы мәйданда «Пушкин шәһәрдә» акциясе узды. Шәһәрнең шагыйрьләре шигырьләр укыдылар: Вера Хәмидуллина , Мансур Сафин, Любовь Тимофеева, Любовь Даутова, Людмила Черникова . Шагыйрь, автор-башкаручы Александр Тарасов һәм «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге солисткасы Валентина Сидорова башкаруында җырлар яңгырады.
Балаларны яклау көненә багышланган «Капитошка» бәйрәме Чаллыда 5 июнь көнне узачак. Гадәттәгечә, чара Җиңү паркында, 12:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр узачак. Быел чара инде бишенче тапкыр үткәрелә. Бәйрәм кунакларын концерт программасы, конкурслар, турнирлар, күчтәнәчләр, бүләкләр һәм сюрпризлар көтә.
Яр Чаллының балалар йортында һәм «Асылташ» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Шәһәр Советы депутаты Рөстәм Гайнуллов инициативасы белән «Домкор Индустрия» хезмәткәрләре традицион хәйрия акциясе оештырдылар.
Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы филиалы ана булу һәм балачак белән бәйле пособиеләрне илкүләм түләү инструментларын кулланып иминиятләштерелгән затларның банк счетларына күчерү кирәклеге турында хәбәр итә («Мир» картасы).
Быел «Яшел марафон» 5 июньдә, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнендә үткәреләчәк. Чараның максаты-экология проблемаларына игътибарны җәлеп итү һәм Россия халкын экологик инициативаларда катнашырга чакыру. Яшел марафон-2021 «һәр адым – эз. Син нинди адым ясыйсың?» девизы астында үтәчәк.
Яр Чаллының 14 нче,19 нчы комплексларында, шулай ук 17,18,21,45 нче комплексның кайбер йорталырнда, торбаларны опрессовкалаганнан соң кайнар су бирүне вакытыннан алда бирделәр.
Яр Чаллыда Россиянең кече шәһәр театрларының XVIII нче фестивален ачу тантанасы узды. Бу - Милләтләр дәүләт театры эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе һәм ил төбәкләренең мәдәни тормышында мөһим вакыйгаларның берсе. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе - Россиянең халык артисты, РФ Дәүләт премиясе лауреаты Евгений Миронов . Аның инициативасы белән 2010 елдан башлап Фестиваль ел саен үткәрелә. Анда Россиянең кече шәһәрләреннән профессиональ театрлар катнаша.
Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «КАМАЗ» ААҖ бүлекчәләрендә булдылар. Башта алар двигательләр заводында булып уздылар. Биредә Михаил Мишустин двигательләрнең гамәлдәге үрнәкләре, шулай ук соңгы эшләнмәләр белән танышты. Премьер-министрга Р6 двигателе тәкъдим ителде. Әлеге мотор белән К5 яңа буын КАМАЗ автомобильләре җиһазланган.
2021 елның 1-7 июнь көннәрендә Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс), көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) сакланачак.
Бүген Яр Чаллыда суыткыч һәм аның җиһазларын җитештерү буенча Haier Smart Home заводының беренче ташын салу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов , шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь , Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова ,Haier компаниясенең Россиядәге генераль директоры Сунь Чженьхуа катнашты.
2021 елда Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы дүртенче тапкыр «Россия сәүдәсе» конкурсын үткәрә, аның төп максаты - Россиядә күп форматлы сәүдәнең алдынгы тәҗрибәсен һәм иң яхшы тәҗрибәсен ачыклау һәм популярлаштыру.
Яр Чаллы XVIII Кече шәһәрләр театры фестивален кабул итә. Фестивальне ачу тантанасы бүген 17: 00 сәгатьтә Азатлык мәйданында узачак. Уникаль театр форумы Яр Чаллыда 2-9 июнь көннәрендә узачак.
Октябрьский шәһәрендә (Башкортостан Республикасы) ир-атлар 50+ ветераннар командалары арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Анда Россиянең сигез шәһәреннән, шул исәптән Яр Чаллыдан килгән командалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышында Интернетта деструктив мәгълүмат таратуны чикләү мәсьәләсе каралды. Әлеге мәсьәләне норматив-хокукый җайга салу өлешендә тиешле мөрәҗәгатьне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга әзерләделәр.
Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы узды. «Яр Чаллы шәһәре мисалында моношәһәрләрнең үсеш нокталары» дип исемләнгән утырышны комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин алып барды.
Дәүләт Думасы Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турындагы законга йортларны түләүсез газлаштыруны күздә тоткан төзәтмәләрне өченче, ахыргы, укылышта кабул итте. Йорт яны участогы чикләренә кадәр газны гражданнар акчаларын җәлеп итмичә генә кертәчәкләр.
Яр Чаллының Орган залында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган традицион хәйрия концерты узды. Чара башланыр алдыннан кунаклар «могҗиза-балалар» дәвалау педагогикасы үзәгенең эшчәнлеге күргәзмәсе белән таныштылар, шулай ук инклюзив мода күрсәтүен карадылар.