Чәршәмбе, 03 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яр Чаллыга эш сәфәре белән Михаил Мишустин килде
Яр Чаллыга эш сәфәре белән Михаил Мишустин килде
Яр Чаллыга эш сәфәре белән Михаил Мишустин килде
Яр Чаллыга эш сәфәре белән Михаил Мишустин килде

Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «КАМАЗ» ААҖ бүлекчәләрендә булдылар. Башта алар двигательләр заводында булып уздылар. Биредә Михаил Мишустин двигательләрнең гамәлдәге үрнәкләре, шулай ук соңгы эшләнмәләр белән танышты. Премьер-министрга Р6 двигателе тәкъдим ителде. Әлеге мотор белән К5 яңа буын КАМАЗ автомобильләре җиһазланган.

Аннары мәртәбәле кунаклар пассажир электротранспортының яңа моделен – түбән идәнле электробусны карадылар. Михаил Мишустин һәм Рөстәм Миңнеханов транспортның уңайлылыгына бәя бирер өчен, аңа утырып кабина каркаслары чыгаручы заводка бардылар. Билгеләп үтик, электробусларны серияле җитештерү 2022 елдан башланачак.

Кабул итү графигы