Россия Азимуты – 2022
21 майда Яр Чаллы шәһәренең Яр буе паркында спорт ориентлашуы буенча «Россия азимуты» Бөтенроссия массакүләм ярышлары узачак.
21 майда Яр Чаллы шәһәренең Яр буе паркында спорт ориентлашуы буенча «Россия азимуты» Бөтенроссия массакүләм ярышлары узачак.
Комсомол районында «Энергетик» мәдәният сараенда Россия Федерациясендә Территориаль иҗтимагый үзидарә көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
7 нче поликлиниканың баш табибы Александр Попов Ижау дәүләт медицина академиясе чыгарылышларын эшкә юнәлтү чарасында катнашты.
17-18 май көннәрендә «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк базасында «Йөрәгемне балаларга бирәм» дигән тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсының финалы узды.
Татарстан Республикасы территориясендә 20-22 майда төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр кырау төшүе көтелә.
Ел саен Яр Чаллы "Музейлар төне" бөтенроссия акциясенә кушыла. Быел ул 20 майда узачак. Акция кысаларында берничә мәйданчыкта – тарихи-туган якны өйрәнү музеенда, экология музеенда, картиналар галереясендә чаралар оештырылачак.
Бу көннәрдә Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбендә 2021/2022 уку елы нәтиҗәләре һәм шәһәр мәктәпләренең яшьармия отрядлары рейтингы буенча бүләкләү тантанасы узды.
21 май көнне Җиңү паркында «Уяв» чуаш халык-йола бәйрәме узачак. Бәйрәмне чуваш милли-мәдәни автономиясе һәм «Чекес» чуаш халык ансамбле көче белән мәдәният идарәсе һәм «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә оештыралар. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.
Бу ялларда, 21-22 майда, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Идел буе Болгары юллары» бишенче юбилей автойөреше узачак. Ул Яр Чаллы – Биләр – Болгар – Казан Кремле – Раифа монастыре – Зөя – Иннополис – Алабуга – Яр Чаллы маршруты буенча узачак.
«Төзүче» спорт мәктәбе укучысы Лера Галина (12 нче мәктәп, 6 сыйныф) Бөгелмәдә 16 майдан 19 майга кадәр узган авыр атлетика буенча бөтенроссия ярышларында җиңүче булды.
Яр Чаллыда гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссиянең күчмә утырышы узды.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор 16 майдан 27 майга кадәр талпан йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.
28 майдан Яр Чаллыда «Хатын-кызлар эшмәкәрлеге» дигән бушлай уку курсы старт ала. Программа Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. Аның кысаларында җиде көндезге дәрес узачак, тәҗрибәле эшмәкәр хатын-кызлар остазлыгы астында эшләү, бизнес-иртәнге аш, онлайн-порталга керү планлаштырыла, дәүләт үрнәгендәге диплом биреләчәк.
1 нче балалар сәнгать мәктәбе Шәһәр Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллинның матди ярдәме белән туку станогын сатып алды.
17 майда Татарстанда Россия пенсионерлары арасында компьютер белеме буенча XII Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы узды.
«Адымнар-Чаллы» 59 нчы гимназиясендә шәһәрнең мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында World Skills Russia чемпионатының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
19 майда Яр Чаллыда пионерлар хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган Балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары көне узачак.
2022 елның 9 маендагы 839 номерлы Карары нигезендә технологик җиһазлар, комплектлау һәм запас частьләр, шулай ук икътисад өчен мөһим булган секторларда инвестпроектларны гамәлгә ашыру өчен чимал һәм материалларны таможня пошлинасын түләмичә илгә кертергә мөмкин булачак. Карар тышкы чикләүләр шартларында Россия икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен кабул ителде.
Оешмага яки шәхси эшмәкәргә иминият взносларын түләү буенча кичектереп торуны "УСН һәм иминият взнослары буенча түләү срокларын кичектерү мөмкинлеген тикшерү" дигән яңартылган сервис ярдәмендә белеп була.
«Шатлык» яшьләр үзәгендә 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Анастасия Сергееваның «Первые шаги» исемле картиналар күргәзмәсе уза. Бу – яшь рәссамның икенче шәхси күргәзмәсе, беренче күргәзмәсе «КАМАЗ» мәдәният сараенда узган иде.