Якшәмбе, 07 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яр Чаллы "Музейлар төне" бөтенроссия акциясенә кушылачак

Ел саен Яр Чаллы "Музейлар төне" бөтенроссия акциясенә кушыла. Быел ул 20 майда узачак. Акция кысаларында берничә мәйданчыкта – тарихи-туган якны өйрәнү музеенда, экология музеенда, картиналар галереясендә чаралар оештырылачак. 

Бу көнне картиналар галереясе 16:00-22:00 сәгатьләрдә эшләячәк. Биредә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рият Мөхәммәтдиновның, шулай ук рәссам-педагог Таслия Мәҗитованың күргәзмәләре белән танышырга мөмкин булачак.

Балалар Эрмитаж залларына виртуаль сәяхәткә бара алачак. 20:30дан 22:00гә кадәр зур залда Людмила Разумовская пьесасы буенча «Дорогая Елена Сергеевна!» спектакле күрсәтеләчәк.  

Чараларның тулырак программасын тәкъдим итәбез.

Кабул итү графигы