Хәзер 14:16 , 26 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 14:16 , 26 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

Яр Чаллы — бай тарихи үткәнгә ия шәһәр. Бүген шәһәрдә 80 нән артык милләт вәкилләре яши, милли мәдәниятләрне, телләрне һәм гореф-гадәтләрне саклауга юнәлтелгән милли-мәдәни берләшмәләр эшли. Яр Чаллы һәм аның янәшәсендәге «Түбән Кама» милли паркы туризм үсеше өчен әһәмиятле урыннарның берсе булып санала.

Борынгы чор һәм Болгар дәүләте

Археологик казылмалар күрсәткәнчә, бу төбәктә беренче торак урыннары бронза чорында, безнең эрага кадәр III меңьеллык урталарында ук барлыкка килгән.

Болгар елъязмалары җыентыгы «Җәгъфәр тарихы» Яр Чаллы шәһәренә 1172 елда нигез салынуы турында хәбәр итә. XIV–XV гасырларда ул зур болгар шәһәре һәм Яр төбәге үзәге буларак телгә алына.

1367 елгы Италия сәүдәгәрләре карталарында һәм 1375 елгы Каталон атласында шәһәр Жар исеме белән күрсәтелә; бу исем «Яр» сүзенең җирле әйтелеш формасы белән бәйле.

1626 ел һәм рус елъязмалары

Идел-Кама Болгариясе чорында хәзерге Яр Чаллы һәм Тукай районы территорияләре әлеге дәүләт составына кергән. Моны археологик табылдыклар, шул исәптән XIV гасырның икенче яртысына караган болгар керамикасы калдыклары дәлилли.

Дәүләт архивларында сакланган документлар буенча, рус елъязмаларында Чаллы беренче тапкыр 1626 елда телгә алына. Шул елда Кама аша чыккан крестьяннар Чаллы починогына нигез сала. Соңрак торак пункт Береговые, Бережные, ә аннары Набережные Челны дип атала башлый.

XIX гасыр тарихчылары бу яктагы күп кенә атамаларның төрки тамырлы булуын билгеләп үтә. «Чал» сүзе болгар телендә ташны, ә «чаллы» сүзе таш белән ныгытылган урынны аңлатуы ихтимал.

1647 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Чаллы починогы тирәсендә берничә авыл һәм починок төркеме барлыкка килгән. 1650 елда Чална елгасы Камага койган урында ныгытылган Чаллы шәһәрчеге төзелә.

Хәзерге шәһәр урынындагы авыллар Челнинка, Мәләкәс, Шилнә кебек кечкенә елгалар буйлап урнашкан. Кама үзәнендә болыннар, күлләр, урманнар күп булган.

Төбәк табигате

Төбәкнең зур байлыгы урманнар булган. Берничә гасыр элек Кама ярлары куе урманнар белән капланган, ә нарат урманнары аеруча кыйммәт саналган.

Боровецк кораб урманы Боровецкое авылы һәм Кече Шилнә авылы тирәсендә урнашкан. Бүген бу урыннарның бер өлеше республика әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре һәм «Түбән Кама» милли паркы составына керә.

XX гасыр башы

XX гасыр башында Бережные Челны зур һәм бай сәүдә авылы була. Үзәк урамда купецлар кибетләр һәм лавкалар тота, ә йортларның икенче катларында гаиләләре белән яши.

Бу чорда авылда Кама елгасындагы иң зур пристаньнарның берсе, Никольская чиркәве, училище, тегермән һәм күпсанлы сәүдә нокталары эшли.

1914–1917 елларда төзелгән Чаллы элеваторы шәһәр символларының берсенә әверелә һәм бүген дә тарих һәм архитектура һәйкәле булып тора.

XX гасыр: инкыйлаб һәм сугышлар

XIX гасырның икенче яртысында Бережные Челны Түбән Камада сәүдә һәм эшлекле үзәккә әверелә.

1917 елдан соң төбәктә совет хакимияте урнаша, ә гражданнар сугышы елларында бу җирләрдә Кызыл һәм Ак армияләр арасында бәрелешләр була.

1930 елда Набережные Челны авылына шәһәр статусы бирелә. Ул вакытта анда 9,3 мең кеше яшәгән.

Бөек Ватан сугышы елларында Чаллы районы тылда була. 14 меңгә якын чаллылы фронтка китә, аларның 8,5 меңе әйләнеп кайтмый.

1960 еллар башында шәһәрдә сәнәгать төзелеше активлаша, ә 1969 елга халык саны 35,5 мең кешегә җитә.

1969 ел — КамАЗ төзелеше

1969 елның 14 июлендә Яр Чаллыга КамАЗ төзелеше өчен мәйданны раслау буенча дәүләт комиссиясе килә. 1969 елның 13 декабрендә беренче чүмеч җир самосвал кузовына салына — КамАЗ төзелеше шулай башлана.

КамАЗ төзелеше белән бергә Кама ярында яңа шәһәр төзү дә башлана. 1976 елның 16 февралендә төп конвейердан беренче КамАЗ автомобиле төшә.

Заводны җиһазлауда йөзләгән предприятие һәм чит ил фирмалары катнаша; КамАЗ шәһәрнең үсешендә хәлиткеч роль уйный.

Шәһәр тарихы музее материаллары буенча әзерләнде.

Кабул итү графигы