Фәрид Салахов зур сыйдырышлы автобусларны тикшерде
Чаллы Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов иртәнге сәгать 7дә җәмәгать транспорты йөрешен тикшерде. Аның белән бергә шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов һәм «Горкоммунхоз» директоры Әлвир Аглуллин да чыкты. Алар «Балалар иҗаты сарае» тукталышында 22нче маршрутны, «Молодежная» тукталышында 26нчы санлы автобусны көтте.