Сишәмбе, 02 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Фәрид Салахов зур сыйдырышлы автобусларны тикшерде
Фәрид Салахов зур сыйдырышлы автобусларны тикшерде
Фәрид Салахов зур сыйдырышлы автобусларны тикшерде
Фәрид Салахов зур сыйдырышлы автобусларны тикшерде

Чаллы Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов иртәнге сәгать 7дә җәмәгать транспорты йөрешен тикшерде. Аның белән бергә шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов һәм «Горкоммунхоз» директоры Әлвир Аглуллин да чыкты. Алар «Балалар иҗаты сарае» тукталышында 22нче маршрутны, «Молодежная» тукталышында 26нчы санлы автобусны көтте. 

«Автобусларда күмпе халык йөрүенә карадык. 22нче маршрутта халык күбрәк, 26нчы автобуста әзрәк. Тормышка ашырасы идеяләр бар. Автобуслар яхшы эшли. Түләү терминаллары да гамәлдә. Алга таба да җәмәгать транспортын яхшырту буенча эшләячәкбез. Якын арада кайтачак 46 автобус да ярдәм итәчәк», - дип сөйләде Фәрид Салахов.

Кабул итү графигы