72нче микрорайондагы яңа урамны "А.Мирошниченко урамы" дип атарга тәкъдим ителде
Депутатлар корпусы берничә мәсьәләне карады: 2023 ел һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджетка үзгәрешләр кертү турында; балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия составына; шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында һәм башкалар. Киңәшмә барышында тукталыш пунктларына исемнәр бирергә тәкъдим ителде: Сарман тракты һәм Аэродромная урамы киселешендә урнашкан тукталыш пунктларына, - "17 тукталыш комплексы"; К.Сибгатуллин һәм Жданов урамнары киселешендә урнашкан тукталыш пунктына, - "К. Сибгатуллин урамы тукталышы", Гостево һәм Аэродромная урамнары киселешендә, "Аэродромная урамы тукталышы".