Мәгариф
Кышкы бакчасы булган мәктәпкә ремонт ясалачак
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген берничә төзелеш объектында булды, шуларның берсе – 44 нче мәктәп. 1985 елда төзелгән бу белем йортына шул вакыттан, бирле бер тапкыр да ремонт үткәрелмәгән. Мәктәп үзе уникаль, аны үз вакытында Картон-кәгазь комбинатының беренче генераль директоры Сергей Павлович Титов төзегән, мәктәп проекты Татарстан Республикасында бердәнбер һәм бөтен Россия буенча икенче. Мәктәптә кышкы бакча бар, бакча өстендәге гөмбәзгә бердәнбер ремонт 2019 елда башкарылган. Хәзерге вакытта бинада түбә ябу эшләре тәмамланган. Демонтаж, бизәү эшләре, эчке инженерлык челтәрләрен (җылыту һәм канализация, электр монтажлау эшләре, аз агымлы челтәрләр), тәрәзәләрне монтажлау буенча эшләр алып барыла. Моннан тыш, мәктәптә 2005 елдан бирле эшләмәүче бассейн бар, аны ремонтлау өчен өстәмә финанс чаралары кирәк. Ремонт эшләре вакытында инде зур үзгәрешләр булган: 150 урынлы актлар залы 200 урынга кадәр зурайтылган, барлык кабинетлар яңа техника белән яңартылган диярлек. Мәктәп директоры Лилия Нуртдинова мәктәпкә үзгәртеп корулар кирәклеген билгеләп үтте: «Без, микрорайонда яшәүчеләр, укучыларыбызның әти-әниләре капиталь ремонтка бик шатландык һәм ул тәмамлангач барлык өметләребезне аклар дип ышанабыз.