Шәһәр мэры чаллылыларны Социаль хезмәткәр көне белән котлады
Хөрмәтле ветераннар һәм социаль өлкә хезмәткәрләре!
Хөрмәтле ветераннар һәм социаль өлкә хезмәткәрләре!
«Адымнар» полилингваль гимназиясендә «Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтү: Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге мисалында бурычлар һәм хәл итү юллары»дигән түгәрәк өстәл узды. Ч арада физик мөмкинлекләре чикле затларга ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар, шәһәр тормышының төрле өлкәләрендәге әлеге мәсьәлә буенча эшчәнлеккә йомгак ясадылар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чаллы муниципаль берәмлегенең социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина инвалидлар өчен ташламалар, социаль гарантияләр, түләүләр һәм пособиеләр бирү нәтиҗәләре белән уртаклашты.
«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе президиумы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы рәисе аминистрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Утырышта катнашучыларга Үзбәкстанда җирле үзидарә оешмасының эш тәҗрибәсе турында Әсгать Сәфәров хәбәр итте.
Агымдагы елның биш аенда Яр Чаллыда зыян күрүчеләр белән 158 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлгән. 3 кеше һәлак була һәм 192 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Һәлакәтләр саны 1,9 процентка, яралылар саны 7,2 процентка кимегән. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны узган ел дәрәҗәсендә кала. Һәлакәтләрнең төп төрләре: автомобильләр бәрелешүе; җәяүлеләрне бәрдерү; велосипедчыларга бәрелү; пассажирның егылуы; киртәгә бәрелү. Юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары булып җәяүлеләр тора. "Уңай момент буларак шуны билгеләп үтәсем килә: исерек шоферлар гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре саны 40% ка кимегән һәм алардан зыян күргән кешеләр 41,7% ка кимегән, шул ук вакытта бер кеше һәлак булган. Бу эштә "Чаллыда исерек килеш машина йөртүчеләр!" телеграм-каналында катнашучы шәһәр гражданнары да зур роль уйнады. Исереклек билгеләре булган машина йөртүчеләрнең транспорт чаралары белән идарә итү фактлары турында мәгълүмат җиткерүчеләр", – дип билгеләп үтте ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков. Әлеге төркем ярдәмендә быел исерек хәлдә машина йөртүче биш кешене тоткарладылар. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 37 юл-транспорт һәлакәте теркәлә, аларда 1 бала һәлак була һәм 36 балигъ булмаган бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала. Юл-транспорт һәлакәтләре саны 13 процентка, яраланганнар саны 15 процентка кимегән. Үлүчеләр саны узган ел дәрәҗәсендә калды. Наил Мәһдиев балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү эшен даими һәм бөтен җирдә алып барырга кирәклеген ассызыклады. "Чаллы юлларында зыян күрүчеләрнең саны югары булмавы тынычландырырга тиеш түгел, - дип билгеләп үтте шәһәр мэры. - Безнең бурыч - сан түбән булсын өчен барысын да эшләү. Җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә, балаларны лагерьларда, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк".
Ел саен җәй башында шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр укучылар Советы депутатлары белән очраша. Быел 68 мәктәп үзидарәсен берләштергән шәһәр укучылар Советы ачылуына 19 ел тулуны билгеләп үтте, 40тан артык чара үткәрде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев балалар белән сөйләште, аларның сорауларына җавап бирде. Алар исә, үз чиратында, аңа үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм уңышлары белән уртаклаштылар. Быел балалар «Ковер» интеллектуаль киңлегенең яңартылган штабында эшлиләр. Анда ремонт Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин ярдәме белән башкарылган. 2021 елда матбугат үзәге ачылды һәм балалар «В потоке Камы" я шьләр газетасының беренче санын чыгардылар.
Наил Мәһдиев коллегалары исеменнән шәһәр хуҗалыгы һәм халык көнеүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Кондрабаевага намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Ул Башкарма комитетта 10 ел эшли. "Җаваплы, намуслы кеше. Шәһәребезнең торак-коммуналь хуҗалык системасы тотрыклы эшләве өчен күп эшләр башкарды, шуңа күрә ул Татарстан Республикасында иң яхшыларның берсе булып тора. Әлбәттә, тәҗрибәле хезмәткәрне җибәрү бервакытта да җиңел түгел. Ләкин тормыш-ул тормыш", диде ул.
Наил Мәһдиев җәмәгатьчелеккә «Татарстан Республикасы Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесен тәкъдим итте.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән яшь парны Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады. Ул яшьләргә бүләк тапшырды һәм гаилә бәхете, мәхәббәт, гармония һәм үзара аңлашу теләде.
Ирле-хатынлы Махнюк Михаил Федосеевич һәм Сәйдә Ибраһим кызы бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.
Шәһәрнең өч районыннан күптән түгел генә балалары туган гаиләләр җылы комбинезоннар белән бүләк комплектлары алдылар. Автозавод, Үзәк, Комсомол районнары башлыклары хәрбиләрнең гаиләләрен котлады һәм бүләкләр тапшырды. Гаиләләр, үз чиратында, Наил Мәһдиевка күрсәткән ярдәме һәм игътибары өчен рәхмәт белдерделәр. "Без кечкенә балалары туган мобилизацияләнгән гаиләләрне котлыйбыз. Бу 22 гаилә. Без барлык кирәкле әйберләр белән балаларга искиткеч бүләкләр алып килдек" , - дип уртаклашты муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина.
Хөрмәтле чаллылылар!
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы турында гади генә» III Республика конкурсы старт алды. Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты гаризаларны агымдагы елның 30 декабренә кадәр кабул итә. Конкурс эшләре «Аңлаешлы тарифлар», «Цифрлы тарифлар», «Сыйфатка инвестицияләр» номинацияләре буенча бәяләнәчәк. Конкурска 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 30 декабренә кадәр федераль, төбәк, муниципаль басма матбугатта, интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыкларында яки теле - радиоэфирда чыгарылган авторлык журналист материаллары кабул ителә. Конкурсны үткәрү тәртибе һәм шартлары нигезнамәдә ( в положении ) күрсәтелгән.
"Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә 2023 елның апрель-май айларында төбәк башкалалары һәм Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре мэрларының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренү әзерләде. Әлеге тикшеренү Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән партнерлыкта "Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге тарафыннан үткәрелгән. Аның объектлары булып Россиянең 88 шәһәре мэрлары тора. Алар санына РФнең барлык субъектларын башкалалары җитәкчеләре керә, аларга биш эре финанс-икътисадый үзәк вәкилләре өстәлә: Магнитогорск, Яр Чаллы, Новокузнецк, Сочи, Тольятти. Тикшеренү нигезендә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев унынчы урынны алды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында коммуникацияләр буенча белгечләрне, дәүләт хезмәткәрләрен һәм ведомстволарның матбугат сәркатибләрен бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм «Диалог», «Диалог регионы» коммерцияле булмаган автоном оешмалары генераль директоры Владимир Табак актив эш алып бару һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен чара кунакларына рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырдылар.
Яр Чаллыда шәһәр мэрының кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр белән очрашуы булды. Очрашу барышында Наил Мәһдиев шәһәрдәшләребезгә «Батырлык өчен» медале тапшырды.
«Заман» яшьләр үзәге каршында эшләп килүче «Күңелле ноталар» вокаль студиясенең отчет концерты булды. "Бәхетле балачак" концерты Халыкара балаларны яклау көненә багышланды. Бәйрәм концертында "Заман" яшьләр үзәгенең "Күңелле ноталар" вокаль студиясе тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады.
"Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия турында" Татарстан Республикасы президентының 20.05.2022 № ПУ-356 Указы нигезендә төзелгән Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы президенты каршындагы комиссия тәкъдимен тормышка ашыру максатларында, «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге буенча ведомствоара комиссия карары белән 2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы халкын исемнәрдәге һәм элмә такталарындагы язуларда, белешмәләрдәге, топографик билгеләрдәге, юл күрсәткечләрендәге һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталарны ачыклауга, шулай ук халыкларның милли мәдәнияте элементларын куллануны популярлаштыруга җәлеп итү буенча конкурс игълан ителә, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, республикада җитештерелә торган продукцияне (товарларны) рәсмиләштергәндә, шулай ук ТР территориясендә урнашкан барлык милек формасындагы учреждениеләр биналарының тышкы кыяфәтен бизәгәндә.
Россия чик буе гаскәрләре оешуның 105 еллыгы уңаеннан Автозавод районы администрациясе чик буе хезмәтенең һәм ТР запас Чик сакчыларының Чаллы шәһәре буенча хәрби хәрәкәтләрендә катнашучыларның төбәк иҗтимагый оешмасы, Җиңү паркындагы «Заман» яшьләр үзәге белән берлектә «Ватан чик сакчыларына багышлана!» дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим иттеләр.
Чаллыда 20 нче "Электротехнический" бермандатлы сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын һәм 14 нче «Гренада» бермандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге ШәҺәр Советы депутатына өстәмә сайлаулар уза. Округлар составына 7, 9, 11, 31, 40, 41, 56, 58, 59, 60 комплекслардагы торак йортлар территориясе, шулай ук Яңа шәһәрнең 4/01, 4/02, 4/04, 4/06, 4/20, 4/21, 4/22, 4/23, 4/25, 4/26, 4/27; 6/05, 6/06, 6/07, 6/13 торак йортлары территориясе карый. Тавыш бирү яшәү урыны буенча сайлау участокларында 20:00 сәгатьтә тәмамланачак. Сайлау участогына Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов килде, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты өчен тавыш бирү бара.
Бу якшәмбе, 28 майда, Чаллыда 20 нче "Электротехнический" бер мандатлы сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын һәм 14 нче «Гренада» бер мандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.